Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Банк басарга ире мәҗбүр иткән

Май аенда Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан «Россельхозбанк» бүлекчәсендә эшләүче кассир югалган иде. Соңыннан аның бар гаиләсе белән 20 млн сум акча урлап качып китүе ачыкланды. Алар кулга алынды. 

Бу акчаны урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаны бу эшкә ире мәҗбүр иткән. Марат Хәйруллин бу турыда «Пусть говорят» тапшыруына биргән интервьюсында әйткән. Ул үзенең спорт тотализаторларында уйный башлавын һәм бөтен гаиләсен бурычка батыруын белдергән. Ә банк сейфыннан акчаларны хатыны ике ел элек урлый башлаган. «Беренче мәртәбә 50 мең сум алырга ризалаттым. Уйнап, бөтен әҗәтләремне капларга теләдем. Икенче тапкыр алырга туры килде – тагын шулай кабатланды. Өченче, дүртенче тапкыр... Шулай дәвам итте, 25 миллион сум әҗәт җыелды», – дип сөйләгән ул. Шулай ук Хәйруллин, Башкортстаннан качканнан соң, Казанда документларсыз гына биш тапкыр фатир яллауларын әйткән. Хокук сакчылары аларны ничек тапкан – ул һаман аптырашта икән.
Бүген Хәйруллин җинаять эшендә шаһит буларак бара. Ул хатынын гаепсез ди. Аңа җәзаны бераз җиңеләйтер өчен акча җыю турында да белдергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев