12 июль 2019 яңалыклары
-
Фура йөртүчесен бәрдергәннәр
Чаллының Казан проспектында чәршәмбе көнне фура йөртүчесен бәрдергәннәр.
-
81 яшьлек бабай гаепле
9 июль көнне иртәнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы – Сарман – Новотроицкое – Комсомолец юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.
-
Җил мәктәп түбәсен алып аткан
Арча районының Ашытбаш авылында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен куптарып ташлаган.
-
Банк басарга ире мәҗбүр иткән
Май аенда Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан «Россельхозбанк» бүлекчәсендә эшләүче кассир югалган иде. Соңыннан аның бар гаиләсе белән 20 млн сум акча урлап качып китүе ачыкланды. Алар кулга алынды.
-
Питрауда танышканнар, Покрауда туй иткәннәр
Бүген, 12 июльдә, Мәләкәс авылында, һәр елдагыча, Питрау бәйрәме үткәрелә. Райондашлар шулай ук 20 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылына да Питрауга барачак. Урман буендагы аланда оештырылган әлеге бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан һәм чит төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар килә. Быел анда Мәләкәс авылыннан «Питрау» фольклор ансамбленең балалар һәм өлкәннәр төркемнәре, Кнәз авыл җирлегеннән «Айбагыр», Бордыдан «Туганайлар», Иске Җирекледән «Җакын туганнар» фольклор коллективлары катнашачак. Питрау бәйрәменең әһәмияте, йолалары турында безгә Борды авылыннан Нина Касакина һәм Мәләкәстән Людмила Адамова сөйләде.
-
Мин үземне шигърияттә таптым
Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Биклән авылында яшәп ижат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе. Бу көннәрдә Рәзинә ханым үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә, тормыш юлына, иҗатына, үткәннәренә тагын бер кат нәтиҗә ясый, киләчәккә планнарын барлый. Рәзинә Габделбәровна – газетабызның да якын дусты, ярдәмчесе, озак вакыт редакциябездә эшләгән кеше. Без бар коллектив исеменнән хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Иң мөһиме – исәнлек-саулык телибез. Балалар игелеген күреп, аларның бәхетенә куанып яшәсәң иде, Рәзинә апа. «Иҗат иткәндә мин бөтен дөньямны онытам, җиденче кат бәхет күгендә булам», – ди ул үзе. Әйе, гел иҗатта бул, гел бәхет елмайсын, хөрмәтле хезмәттәшебез.
-
Бүләккә – фотосессия
Газетабызда «Бер мәхәббәт тарихы» дип аталган сәхифә-бәйге барды. Катнашучылар өчен газета укучылар рәсми сайтыбызда үз тавышларын да бирде.
-
Иске Җирекледә – яңа фельдшер-акушерлык пункты
Районда социаль объектларны төзү hәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шуларның берсе – Иске Җирекле авылында. Тиздән монда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Авыл халкы аны күптән көтә.
-
Сыер савучыга бүләк
Лаеш районында узган «Татарстанда кыр көне – 2019» чарасында республикакүләм сыер савучылар бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.
-
«Ак калфак» килә
15-17 июльдә районыбызда мөhим вакыйга көтелә. Өч көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узачак. Әлеге иҗтимагый оешманың максаты – җирлекләрдәге йола-традицияләрне барлау, татар халкының яшәешен өйрәнү, төбәкләрнең танылган шәхесләре белән танышу.
-
Эш тукталып тормый
Бүгенге көндә район басуларында иген культуралары корткыч бөҗәкләргә каршы 53,8 мең гектарда, чүп үләннәренә каршы 70,6 мең гектарда, авыруларга каршы 48,3 мең гектарда эшкәртелгән. 50 мең гектар җирдә яфрактан тукландыру уздырылган. Барлык эшкәртелгән мәйдан 222,7 мең гектарны тәшкил итә. Бу пландагы участокларның 65 проценты дигән сүз.