Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иске Җирекледә – яңа фельдшер-акушерлык пункты

Районда социаль объектларны төзү hәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шуларның берсе – Иске Җирекле авылында. Тиздән монда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Авыл халкы аны күптән көтә. 

Фельдшер-акушерлык пунктын авылның үзәгендә төзеделәр. Якында гына «Тургай» балалар бакчасы, ТАССРның 100 еллыгы исемендәге парк, кибет, күпфункцияле үзәк урнашкан. Моңа кадәр авыруларны кабул итү пункты нәкъ менә күпфункцияле үзәкктә эшли иде.
– Авылның элеккеге фельдшер-
акушерлык пункты авария хәлендә иде. Җитәкчеләр безне вакытлыча мәдәният йорты бинасына күчерергә карар итте. Менә инде алтынчы ел биредә эшлибез. Мәдәният йорты – мәдәният йорты инде ул. Халык күңел ача торган урын. Сүз дә юк, клуб хезмәткәрләре белән дус-тату эшлибез, бина чиста, матур. Тик медицина ягыннан шартлар авыруларны кабул итүгә туры килми. Безгә күпчелек яңа туган сабыйлар, балалар, өлкән яшьтәге әби-бабайлар килә. Шөкер, тиздән үз бинабыз булачак, – ди авылның шәфкать туташы Диләрә Комарова. 
Фельдшер-акушерлык пункты 2019 елда Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Объект 3 миллион 650 мең сумнан артыкка төште. Мәйданы – 83 квадрат метр. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмәләре урнашкан. Шушы көннәрдә пунктка заманча медицина җиһазлары һәм яңа мебель кайтарылды. Су кертелгән. Канализация бар, аерым котельный ясалган. Халык куркынычсызлыгын күздә тотып янгын сигнализациясе, видеокамералар да урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус та каралган. Ни дисең, ФАП ачылу авыл халкы өчен зур сөенеч!
– Авылыбыз бик зур. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге яшьләр. Безнең сәламәтлегебез өчен уңай шартлар тудырган район җитәкчеләренә рәхмәтлебез, – ди биредә яшәүче Рита Богданова.
Сүзгә Миңненур Шәйхетдинова да кушыла.
– Авылыбыз тагын да ямьләнә, монда рәхәтләнеп яшәргә була, – ди ул.
Шунысы куанычлы, авылдагы үзгәрешләрне биредә яшәүчеләр генә түгел, ә күрше-тирә төбәкләрдән, шәhәрләрдән кайткан кунаклар да күрә. Алар тукайлылар өчен бик шат.
– Гаҗәп, авыл ничек яңарган, төзекләнгән. Узган ел ни парк, ни балалар бакчасы, ни фельдшерлык пункты юк иде. Бер елда социаль әһәмияткә ия берничә мөhим объект барлыкка килгән, – ди Чиләбедән кунакка кайткан Алла Юсупова.
Бүген фельдшер-акушерлык пункты территориясендә төзекләндерү эшләре бара. Шушы көннәрдә эшчеләр территориягә брусчатка җәйгәннәр. Бүген исә алар койма тоталар. Эшләр инде төгәлләнеп тә килә.
Фельдшер-акушерлык пунктына тагын да ямь өстәп чәчәкләр утыртылачак. Тиздән яңа төзелеш куллануга тапшырылачак.
Киләсе 2020 елда районда федераль hәм республика программалары кысаларында фельдшер-
акушерлык пунктларын төзү эше дәвам итәчәк. Мондый объектлар Мусабай Завод, Иске Дөреш, Борды авылларында hәм Нефтебаза поселогында сафка басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев