9 июль көнне иртәнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы – Сарман – Новотроицкое – Комсомолец юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.
Шәһәрдә яшәүче, «ВАЗ-21065» автомобиле белән идарә итүче 81 яшьлек ир-ат сулга борылганда каршыга килүче «Нива» машинасына юл бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә ике йөртүче дә баш мие имгәнүләре алалар, кабыргалары сына. Ә «ВАЗ-21065» автомобиленең пассажиры – 73 яшьлек хатын-кыз алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук вафат була.
Нет комментариев