Питрауда танышканнар, Покрауда туй иткәннәр
Бүген, 12 июльдә, Мәләкәс авылында, һәр елдагыча, Питрау бәйрәме үткәрелә. Райондашлар шулай ук 20 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылына да Питрауга барачак. Урман буендагы аланда оештырылган әлеге бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан һәм чит төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар килә. Быел анда Мәләкәс авылыннан «Питрау» фольклор ансамбленең балалар һәм өлкәннәр төркемнәре, Кнәз авыл җирлегеннән «Айбагыр», Бордыдан «Туганайлар», Иске Җирекледән «Җакын туганнар» фольклор коллективлары катнашачак. Питрау бәйрәменең әһәмияте, йолалары турында безгә Борды авылыннан Нина Касакина һәм Мәләкәстән Людмила Адамова сөйләде.
Нина Касакина, 91 яшь:
«12 июль Питрау бәйрәме – изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көне. Кыскача гына аңлатканда, алар Иисус Христосның беренче тәгълиматчылары. Петр гади гаиләдә туган, балыкчы булган, шуңа күрә ул көнне балыкчылар да бәйрәм итә. Павел исә Римда, укымышлы гаиләдә туган. Питрау көнне без аларның хезмәтен, христиан диненә тугры булуларын хәрмәтлибез.
Әлеге бәйрәм шулай ук Питрау уразасы тәмамлануны билгели. Мин үзем тумышым белән Зәй районыннан. Без Питрауны Чабак тауга җыелып билгели идек. Ул көнне бирегә тирә-яктагы барлык авыллардан халык җыела. Шунысын әйтеп үтәсем килә – электән үк төрле милләт вәкилләре бердәм булып, Питрау бәйрәмендә бергәләп биеп, уйнап, күңел ача идек. Бу бәйрәм барыбызны да бердәмлеккә юнәлтә, булганга рәхмәтле булып яшәргә кирәклеген искәртә.
«Питрау җитте – җәй үтте» диләр. Питрау ул җәйне озату бәйрәме дисәк тә була. Чынлап та, игътибар иткәнсездер, Питраудан соң бер кош та сайрамый, хәтта кәккүк та кычкырмый. Үлән даруларын, себеркеләрне дә Питрауга кадәр әзерләргә тырышканнар, чөнки соңыннан аларның шифасы югала. Питраудан соң урак өсте җитә, кичке уеннар үткәрелми башлый.
Ата-бабаларыбыздан калган йолаларыбыз онытылмасын, яшь буын тарихны, динне, әхлак кагыйдәләрен өйрәнеп, тиешле тәрбия алып үссен иде дип телим мин. Милләтчелектән сакланыгыз, бердәм булыйк! Изгелекле җәйләр, хәерле көннәр булсын!»
Людмила Адамова,
Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры:«Электән үк шулай килгән – һәр керәшен авылының үз бәйрәме булган. Мәсәлән, Җәйләүдә зурлап Тройсынны үткәргәннәр, Мәләкәстә исә – Питрауны. Әбием Үлкә (Ольга) сөйләвенчә, Питрау алдыннан Мәләкәскә тирә-яктагы барлык авыллардан кунаклар җыелган. «Кичке уеннарда халык шулкадәр күп җыела, бер-береңне табып булмый иде», – дип сөйли иде әби. Һәрбер йортта кунаклар кайтуына коймак пешкән, тәмле камыр ризыклары әзерләнгән. Хәллерәк гаиләләр тәкә суеп, «кан тәбәсе» пешергән.
Питрауга бер атна кала ир-атлар болын һәм урманнарга печән әзерләргә киткән. Алар авылга бәйрәм алды кичендә кайтканнар. Үзләре белән чәчәкләр бәйләме, шифалы үләннәр алып кайтканнар. Бик кызыклы бер йола булган: төнлә авыл кешеләренең капка төбенә чәчәкләр калдырганнар. Әгәр ягымлы, әйбәт кеше булсаң – иртән капка янында матур чәчәкләр табасың. Үткер телле, явыз булсаң – кычыткан яисә әрекмән калдырып китәләр. «Питрауга кадәр үләннең шифасы өстендә, Питраудан соң тамырда», дигәннәр. Хәтеремдә, безнең өйдә кипкән үләннәр күп булды. Әбием кайсы үләннең нинди файдасы бар икәнен белеп, безне дә, авыл халкын да дәвалый иде.
Өйләнмәгән егетләр Питрауда кыз күзли, кызлар исә егетләргә күренергә, ошарга тырыша, батырлыгы җитсә, бию-җыр, уен-көлке аша, такмаклар әйтеп үзләрен күрсәтә. Әбием сөйләвенчә, Питрау бәйрәменә багышлап кызлар өч күлмәк тектергәннәр – иртән, көндез һәм кич кияргә. Питрауда танышканнар, Покрауда (14 октябрь) туй ясаганнар.
Без әби-бабаларыбыздан калган йолаларны сакларга тырышабыз. Ел саен Мәләкәстә Питрау бәйрәме үтә. Милли киемнәр киеп, авыл буйлап атлар белән йөрибез, халыкны җыябыз. Кемдер урман-болынга чыга, тәкыя үрә, чәчәкләр, үләннәр җыя. Авыл урамында бию-җыр, төрле уеннар, «Чыбыркы шартлату», « Питрау сандугачы», «Такмакчы» бәйгеләре үткәрәбез, бергәләп күңел ачабыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев