Фура йөртүчесен бәрдергәннәр
Чаллының Казан проспектында чәршәмбе көнне фура йөртүчесен бәрдергәннәр.
Омск шәһәреннән килгән 47 яшьлек әлеге ир-ат автомобилен читкәрәк куеп юл аша чыкмакчы булган. Зур тизлектә килгән җиңел машина аны бәрдереп киткән. Ир-ат урында ук үлгән, дип язалар социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев