Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Аталык хокукыннан мәхрүм ителде

Балигъ булмаган баланың әнисе судка мөрәҗәгать итә. Ул баланың әтисен аталык хокукыннан азат итүне сорый. 

РФ Гаилә Кодексының 69 маддәсе нигезендә, баласына карата бурычларын үтәмәгән ата яки ана ата-аналык хокукыннан азат ителә ала. Бу алимент түләмәүчеләргә дә кагыла. Әлеге мөрәҗәгать буенча тикшерү барышында әти кешенең, чыннан да, кызын тәрбияләүдә катнашмавы, алимент түләмәве ачыкланган. Гражданлык эшен карау вакытына әлеге ир-атның алиментлар буенча бурычы 700 мең сумнан артып киткән. Мәгълүматның дөреслеге опека һәм попечительлек бүлеге аша да тикшерелгән һәм баланың әнисенең сүзләре расланган. Шулай итеп, суд гаризаны канәгатьләндергән, ир-атны аталык хокукыннан мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев