Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Бакчаларда чисталыкмы?

Бу көннәрдә бакчачылык ширкәтләрен янгыннардан саклау максаты белән тикшерүләр үткәрелә. Комиссия әгъзалары янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле кораллар һәм җиһазлар белән тәэмин ителешкә басым ясыйлар.

Бакчачылык ширкәтләрендә янгын турында хәбәр салу системасы җайга салынган, су сиптерү җайланмалары янгын сүндерү өчен әзер булырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм Тукай районы бакчачылык ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков районның «Возрождение», «РИЗ-1», «Ромашка-1», «Чулпан», «Черемушки», «Бумажник», «Ассорти» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен (СНТ) йөреп чыктылар. Кызганычка каршы, аларның барысында да янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве билгеле булды. Алай гына да түгел, бакчачыларның тиешсез урыннарга чүп ташлавы, киселгән агач, куаклар һәм башка төрле чүп-чар җыюдан санкцияләнмәгән чүплекләр хасил булганлыгы ачыкланды. Мондый очраклар буенча урындагы кешеләргә карата административ җаваплылык каралган.  


/ Дмитрий Волков фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев