Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Үсмер ни өчен кырын юлга баса?

Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Диана Исхакованың белдерүенчә, быел дүрт айда үсмерләр катнашында өч хокук бозу очрагы теркәлгән.

Узган ел аларның саны 2әү булган. Хокук бозуларның барысы да урлаулар. Җинаятьләр Тукай районы территориясендә булса да, аны эшләүчеләр Чаллыда яшәүче үсмерләр. Белгеч фикеренчә, җинаятьләрнең төп сәбәбе – балигъ булмаганнар тәрбияләнә торган гаиләләрнең тормыш алып бару шартлары начар булу, финанс җитмәүчелеге. «Ләкин алар безнең балалар түгел дип берничек тә тынычланырга ярамый. Бу үсмерләр безнең малай-кызлар белән аралаша. Социаль яктан куркыныч зонада булган балалар бездә дә бар. Гаиләләр, әти-әниләр белән эшне һәрдаим алып барырга кирәк», – дип бу җәһәттән үз фикерен белдерде район башлыгы Фаил Камаев район Советы утырышында. 
Балигъ булмаганнарга карата өлкәннәр тарафыннан ике җинаять кылынган. Кырын гамәлләр икесе дә Бәтке авылында теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев