Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хезмәт килешүе һәм гражданлык-хокукый характердагы килешү – аерма нидә?

Тикшерүләрдән күренгәнчә, эш бирүчеләр еш кына гражданнар белән хезмәт килешүе урынына гражданлык-хокукый характердагы килешү төзиләр, ә бу гражданнарның хезмәткә хокукын бозу булып санала. 

Гражданлык-хокукый характердагы килешү төзүнең сәбәбе билгеле: чыгымнарны һәм хезмәткәр өчен җаваплылыкны киметү. 

РФ Хезмәт кодек-сының 56 маддәсендә түбәндәгеләр беркетеп куелган: хезмәт килешүе – эш бирүче белән эшкә урнашучы арасында төзелә һәм аның нигезендә хезмәткәргә яки эшчегә законнар һәм нормативлар белән билгеләнгән шартларда эш шартлары булдырыла; хезмәт килешүе нигезендә вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакы түләнә; эшкә урнашучы эш бирүче җитәкчелегендә һәм күзәтүе астында тиешле хезмәт функциясен башкара, эш бирүче билгеләгән эчке тәртипләрне үти. 

Шул ук вакытта, гражданлык-хокукый килешүе дә ике яки берничә кеше арасында төзелә, алар гражданлык хокукларын һәм бурычларын урнаштыру, үзгәртү һәм туктату мөмкинлекләрен үз эченә ала.

Хезмәт килешүенең аерым үзенчәлекләре бар:

  • килешү эш бирүче һәм эшкә урнашучы арасында төзелә һәм эшкә урнашучы хезмәт вазифаларын үзе башкара; ә гражданлык-хокукый характердагы килешү заказчы белән башкаручы арасында төзелә, бу очракта заказны үтәүчегә эшне башка кешегә йөкләү шарты да каралган булуы мөмкин; 
  • закон буенча, эш бирүче, үзендә биш көннән артык эшләгән хезмәткәрнең яки эшченең хезмәт кенәгәсен тутырып барырга бурычлы (РФ хезмәт кодексының 66 маддәсе; гражданлык-хокукый килешүдә мондый шарт юк;
  • хезмәт килешүе нигезендә эш урыны, хезмәт шартлары, материаллар белән эш бирүче тәэмин итә; ә гражданлык-хокукый килешүе буенча, заказны үтәүче материалларны үзе таба яки заказчы үз материалларын аерым килешү нигезендә бирә;
  • хезмәт килешүе буенча, хезмәт хакы бер айга ике мәртәбә түләнә; ә гражданлык-хокукый килешү буенча башкарылган эшкә түләү килешү нигезендә башкарыла;
  • хезмәт килешүендә хезмәткәрнең аерым бер белгечлек яки һөнәр буенча вазифасы билеләнә һәм ул вазифаи бурычларын, җитәкчелекнең күрсәтмәләрен үтәргә тиеш; ә гражданлык-хокукый килешүе конкрет бер эшне башкаруны күздә тота, ягъни заказны үтәүче заказчының нинди дә булса эшен башкарып чыгарга, нәтиҗә күрсәтергә тиеш була; 
  • хезмәт килешүендә эшче яки хезмәткәрнең эш сәгатьләре билгеләнә; ә гражданлык-хокукый характердагы килешүдә эшне башлау һәм тәмамлау вакытлары гына күрсәтелә, башкаручы заказны үзенә уңайлы вакытта эшләп чыга ала;
  • хезмәт килешүенең вакыты чикләнмәгән яки биш елдан артмаган вакытка билгеләнгән булырга мөмкин; гражданлык-хокукый характердагы килешүнең һәрвакытта да үтәлү, тәмамлану вакыты билгеләнгән була; 
  • килешү буенча хезмәт мөнәсәбәтләре урнаштырылган икән, эш бирүче хезмәт вазифаларын тиешенчә үтәмәгән хезмәткәрне яки эшчене дисциплинар җаваплылыкка тарта ала; ә гражданлык-хокукый характердагы килешүдә мондый мөмкинлек каралмаган. 

Гражданлык-хокукый характердагы килешү буенча эшләгәндә тагын түбәндәге проблемалар туарга мөмкин.

Әйтик, отпуск һәм больничныйлар түләнми, эштән киткәндә бернинди түләү каралмый, алдагы көндә пенсия бик аз булачак. Хезмәт килешүе буенча эшләүче үз хокукларын яклап профсоюзга, прокуратурага, дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала, ә гражданлык-хокукый характердагы килешү үтәлмәгән очракта бары судка гына мөрәҗәгать итеп була. 
Хезмәт килешүендә, болар-ның барыннан тыш, РФ хезмәт кодексының 57 маддәсе белән билгеләнгән мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш. 

Альберт Ильясов, 
прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев