Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Интернет мошенниклары

Остап Бендер кешедән акча алуның чагыштырмача гадел булган 400ләп ысулын белгән. Бу әле Интернет һәм кәрәзле телефоннар булмаган заманда. Бүгенге көннең җиңел итеп акча эшләргә яратучылары бөек комбинаторның төшенә дә кермәгән мөмкинлекләргә ия. Бүген мошенниклар өйләргә йөреп тә «интекми». Хәзер алар дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан торып акча «эшли» ала. Моның өчен телефон һәм Интернетка чыгу гына кирәк. Соңгы вакытта цифрлы технологияләр ярдәмендә эшләнгән җинаятьләр саны бермә-бер арткан. Дистанцион мошенниклык төрләре турында район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары – тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция подполковнигы Руслан Исмәгыйлов сөйли.

«Банк хезмәткәре» шалтырата

Бүгенге көннең иң таралган ысулы бу. Мошенник шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштыра. Клиентка исеме һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә, бу үзе үк ышаныч тудыра. «Сезнең картадан акчагызны алмакчы булалар (кредит рәсмиләштерү, товар сатып алу өчен). Тиз арада саклану чараларын күрергә, берничә төр финанс операциясе башкарырга кирәк, юкса бөтен акчагызны югалтачаксыз»,   – диләр. Шуннан соң «банк хезмәткәре» акчаларны резерв счетына күчерергә куша. Моның өчен карта мәгълүматларын, ПИН-кодын, телефонга килгән СМС-кодны сорый. Мошенниклар оста психологлар, алар клиентка уйларга вакыт калдырмас өчен сөйләшүне бер минутка да туктатмыйлар. Төп максатлары – Интернет аша карта хуҗасының банк сайтындагы шәхси кабинетына юл ачу. Кирәкле мәгълүматны алгач, җинаятьче анда кереп, картадагы акчаларны үз счетына күчерә.
Бу төр мошенниклыкның тагын бер ягы бар. Күп банк карталарында лимит куелган. Счетта акча бар, ләкин җинаятьче аны тулысынча салдыра алмый. Бу очракта җинаятьче урлауның банк хезмәткәрләре тарафыннан башкарылуын әйтә.  «Аларның кем булуын ачыклау һәм акчаны югалтмау өчен картадагы барлык акчаны алырга һәм резерв счетына күчерергә кирәк», – дип инандыра телефоннан «банк хезмәткәре». Кеше картадагы акчасын салдыра һәм «резерв счеты»на күчерә. 
Югыйсә, акчаң кулыңда бит инде, аңа хәзер синнән башка беркем дә кагыла да, беркем дә урлый да алмый. Юк, мошенниклар тәэсиренә бирелгән халык бар акчасын таныш булмаган счетка сала да куя.  

Бер очрак
Тукай районында яшәүче хатын-кызга аның картасындагы акчасын Владивостокта салдыралар дип шалтыраталар. Акчаны югалтмас өчен башка банктагы счетка күчерергә кирәк, диләр. Счет номерын телефон аша әйтәләр. Нәтиҗәдә әлеге хатын-кыз картасыннан барлык акчаларын ала һәм мошенникларга 480 мең сумын күчереп куя. 

БУ МӨҺИМ: Банк картагызның номерын, пин-кодын, СМС-кодларны беркемгә дә әйтмәгез. Банк хезмәткәре беркайчан да клиентларга картагыз блокировкага куелган, аннан кемдер акча салдырмакчы була дип шалтыратмый, карта мәгълүматларын сорамый. Мобиль банк операцияләренә лимит куегыз, иске номерларны мобиль банктан аерыгыз. 

Белдерүләр сайтларында сату һәм алу

«Икеләтә очсыз»
Сатып алучы үзе теләгән товарны икеләтә очсызрак бәягә таба. Сатып алучыга шалтырата яки яза. Товар өчен акчаны күчерә. Шуннан соң сатучының телефон номеры өзелә, элемтә югала, товар сатып алучыга килми.

Бер очрак
Мәләкәстә яшәүче ир-ат трактор алырга уйлый. Иң арзанлысын таба, сатучы белән телефон аша сөйләшә, акчаны күчерә. Җавап итеп, аңа фото җибәрәләр. Анда тракторны сатып алучыга җибәрү  өчен төяү күрсәтелә. Сатучы кабат элемтәгә чыкмый. 

БУ МӨҺИМ: Товарны кулыгызга алмыйча беркайчан акча күчермәгез, очсыз товарга алданмагыз. 

Ялган сатып алучылар
Мошенниклар сату турындагы белдерү буенча шалтырата: «Без сезнең товарны алачакбыз, хәзергә аванс күчерәбез», – диләр. Карта номерын, СМС-код һ.б. сорыйлар. Сатучы сөенечтән барлык мәгълүматны әйтә. Җинаятьче сатучының шәхси кабинетына кереп, акчаларына хуҗа була. 

Товар өчен түләү ысулы 
Кайбер сайтларда товар өчен түләп кую яисә сатылган товар өчен акча алу мөмкинлеге бар. Моның өчен шул сайтта ук банк картасы мәгълүматларын кертергә кирәк. Мошенниклар ссылкаларны чит сайтларга кертү өчен махсус программалар куллана. Нәтиҗәдә кеше карта мәгълүматларын язуга, счетындагы акчалары мошенникаларга күчә. 

Игезәк сайтлар
Билгеле компанияләрнең игезәк сайтлары төзелә. Кеше акчасын шул сайтта күрсәтелгән счетка күчерә. Алар еш кына поездга, самолетка, концертларга билет сатыла, кредитлар, элемтә хезмәте өчен түләү башкарыла дигән сайтлар була. Сайтка керәсең, ссылкалар буенча карта мәгълүматларын җыясың һәм картадан акчаларың алына. «Билет» бәясе генә түгел, картадагы акчаң бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. 

БУ МӨҺИМ: Мондый төр хезмәтләрне рәсми сайтларда гына башкарыгыз. Сайт адресын игътибар белән тикшерегез. карта мәгълүматларын таныш булмаган сайтта кертмәгез.

 

«Кредит аласым килә»

Интернетта эзләү битендә шулай дип җыйсагыз, бик күп тәкъдимнәр килеп чыгачак. Кеше шул номер буенча шалтырата. Аңа кредит бирү шартлары турында сөйлиләр. Бары тик заявка тутырырга, теләгән сумманы күрсәтергә кирәк һәм сиңа түбән процент белән акча бирәчәкләр. Кредит картасын өеңә китерәчәкләр.  Һәм монда ике вариант бар: 
1. Кредит сораучыга күрсәтелгән хезмәтләр өчен акча күчерергә кушалар. Кеше бик тиз ризалаша, чөнки ул тиздән түбән процент белән күп итеп акча алачакмын дип өметләнә.  
2. Мошенниклар, акча күчерергә дип, карта мәгълүматларын сорап алалар һәм клиентның шәхси кабинетына керәләр. 

БУ МӨҺИМ: Банк – коммерция оешмасы, максаты – керем алу. Бер банк та клиентның шәхесен тикшермичә кредит бирми. 

 

«Ссылка буенча барыгыз»

Телефонга күрсәтелгән ссылка буенча барыгыз дигән СМС-хәбәр килә. Аңа басуга телефонга автомат рәвештә вируслы программа керә. Шулай итеп җинаятьчеләр телефондагы барлык мәгълүматларга, шул исәптән мобиль банкка да үтеп керә. Кайвакытта хәбәрләр банк куллана торган номердан да килергә мөмкин, чөнки хәбәр җибәрелгән номерны яшерә торган программа да бар.

БУ МӨҺИМ: Телефоныгызга антивирус программасы куегыз. Чит номерлардан килгән СМС-хәбәрләрдәге ссылкаларга кермәгез.  

 

Танышу сайтлары

Виртуаль әңгәмәдәш ышанычны яулый һәм тормыш мәшәкатьләреннән зарлана башлый. Аннары үзенә финанс ярдәме күрсәтүне, акча биреп торуны үтенә.  Акчаны алганнан соң ул юкка чыга. 

Йөк ташу хезмәте

Интернет-ресурста йөк ташу хезмәте турында белдерү куела. Мошенниклар заявканы кабул итә, дистанцион рәвештә машина йөртүче яллый, заказчик белән сөйләшә, йөк ташу хезмәте өчен акча күчерүне сорый. Җинаятьчеләр акчаны үзләренә ала, йөртүчегә түләми, я булмаса йөртүчене үзләре кушкан урынга чакырып, йөкне урлый. Бу вакытта заказ бирүче дә, машина йөртүче дә, мошенник та бер-берсен күрми, дистанцион аралаша, йөк ташу хезмәте сүзгә ышанып кына башкарыла. 

«Реквизитлар үзгәрде»

Бу ысул күпчелек очракта юридик затларга карата кулланыла. Оешманың электрон почтасын «ваталар», бер символны гына үзгәртеп, охшаш адрес белән яңаны төзиләр. Партнерларга компания счетларының реквизитлары үзгәрде, акчаны хәзер башка счетка күчерергә кирәк дип хат җибәрәләр. 

БУ МӨҺИМ: Электрон адресларның язылышын игътибар белән тикшерегез. Партнерлар белән телефон аша элемтәгә керегез, мәгълүматны тикшерегез!

 

«Картаны кулга бирү»

Товар өчен карта белән түләгәндә сәүдә оешмасы хезмәткәрләре аны кулларына ала, тиз генә аның мәгълүматларын фотога төшерә. Аннары бу карта белән товар өчен түли, акча салдыра. 

Бер очрак
Хатын-кыз кафеда карта белән түли. 18 яшьлек бармен егет картаны фотога төшерә. Аннары Интернет-кибеттән товар сатып ала. 

БУ МӨҺИМ: Түләү вакытында картагызны чит кеше кулына бирмәгез. Картагызны югалткан очракта банкның кайнар линиясенә шалтыратып, аны блокировкага куегыз. Картагызга кушылган телефонны чит кешегә бирмәгез.  

 

«Улыгыз бәлагә дучар булды»

Сирәк булса да якыныгыз авариягә эләкте, аны коткару өчен акча кирәк, дигән хәбәрләр килү дә әле дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев