Чара күрер өчен закон көче кирәк
Коррупциягә каршы эшне көйләү комиссиясенең чираттагы утырышында комиссия секретаре Айсылу Галимова утырышта катнашучыларны коррупциягә каршы 2015-2023 елларга республика һәм муниципаль программаларының 2020 елда үтәлеше белән таныштырды.
Аның белдерүенчә, узган елгы утырышларда комиссия 22 мәсьәлә тикшергән. Муниципаль хезмәткәрләрдә коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатында төрле чаралар үткәрелә. Норматив-хокукый актларга экспертиза яса-
ла, нәтиҗәләр тикшерелеп тора. Районның коррупциягә каршы тору сәясәтенә ел дәвамында берничә мәртәбә хисап ясала. Комиссия утырышларында тикшерел-гән мәсьәләләр буенча узган ел идарә итү белән бәйле 44 карар кабул ителгән. Закон бозучыларга карата тиешле чаралар күрелә. Мисал өчен, узган ел өч муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
«Тукай районында коррупцияне ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән эшчәнлек» турында район прокуроры Айрат Галимәрдәнов сөйләде. Аның сүзләренчә, 2020 елда безнең районда 68 закон бозу очрагы ачыкланган булса, быел инде аларның саны 34кә җиткән. Узган ел урындагы 32 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Судка 9 дәгъва юнәлтелгән, алар буенча 3 млн 812 мең сум акчаны район бюджетына кайтару турында район суды карар чыгарган. Гаепләнүчеләр әлеге суммаларны кайтарырга риза түгел, шул сәбәпле аларның эше приставларга тапшырылган.
Муниципаль хезмәт-кәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында тулы мәгълүмат бирүе тикшерелеп тора. Узган ел 4 хезмәткәрнең һәм 3 муниципаль учреждение җитәкчесенең дөрес мәгълүмат бирмәве ачыкланган, 6 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, берсе эшеннән киткән. Дәүләт хезмәтендәге 4 кешенең тулы мәгълүмат бирмәве билгеле булган, аларга карата чара күрелгән.
Прокурор җир участоклары бүлеп бирүдә закон бозуга юл куймаска кирәклеген искәртте. Комиссия рәисе Фаил Камаев та җир белән бәйле мәсьәләләрдә бик игътибарлы булырга өндәде. Пай җирләрен йорт салу өчен файдаланырга теләү, авыл хуҗалыгы җирләрен сатып китү очраклары булуын әйтте. Колышта җирнең элеккеге хуҗалары 1200 участокны бүлеп сатып киткән, аларга карата чара күрер өчен закон көче кирәк. Ә участоклар район территориясендә булгач, инфраструктураны кайгырту район башкарма комитетына төшә. Тукай районы болай да Подсолнухи, Рябинка кебек микрорайоннар, күп балалы гаиләләргә бирелә торган участокларның инфраструктурасын тәэмин итү белән бәйле өстәмә йөкне тартырга мәҗбүр. «Тәртип урнаштырып бетерәсе бар, шуңа күрә прокуратура һәм эчке эшләр органнарының ярдәме безгә бик кирәк», – диде комиссия рәисе.
Комиссия утырышы-нда тагын коррупция ихтималын кисәтү йөзен-нән торак төзелеше өчен республикадан субсидия һәм грантлар алучыларның үз йөкләмәләрен ничек үтәүләре, халыктан кер-гән мөрәҗәгатьләрне анализлау, хәрби комиссариатта коррупциягә каршы эшнең оештырылуы турында хисаплар тыңланды. Муниципаль заказлар үтәлешенә, үзара салым акчаларын үзләштерүне контрольдә тотуга кагылышлы киңәшләр әйтелде. Узган ел үзара салым акчаларына авыл җирлекләрендә заказ үтәүче подрядчылар арасында эш бәясен арттырып күрсәтүчеләр билгеле булган, шуңа күрә аларга карата сак булырга, аларны «торги» аша сайлау кирәклегенә басым ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев