Авылым, кешеләрең синең рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алтын куллы Шәмсия
Өч яшьлек Шәмсиянең колагы ага – салкын тигән. Әти-әнисе алай итеп тә, болай итеп тә карыйлар – колактан эрен агу туктамый. Бу – 1936 ел була. Торнаташта фельдшерлык пункты юк. Язмыштан узмыш юк дигәннәре хактыр. Кыз шул рәвешле телсез-чукрак булып кала. Сабый чагында бала-чага кимсеткәндерме-юкмы – анысын белә алмыйбыз. Ә менә исәя төшеп кул арасына керә башлауга кызның уңганлыгына-булганлыгына, пөхтәлегенә авылдашлары шакката. Шәмсия үсмерчагыннан кул эшләренә, тегү-чигүгә һәм аш-суга осталыгы белән дә авыл халкын таң калдыра.
-
Чын полковник
2017 елны Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан без район Эчке эшләр бүлегендә озак еллар хезмәт иткән ветераннар турында яздык. Язмаларның берсе отставкадагы милиция полковнигы, хезмәт ветераны Роберт Хаҗи улы Муллахмәтовка багышланган иде. Ул 35 ел милициядә хезмәт иткән, 1988-1998 елларда Тукай районы Эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Сосновый Бор поселогында яши. Зыялы, итагатьле, шул ук вакытта егетләрчә тыңгысыз, шаян, җор сүзле Роберт ага беренче очрашуда ук үзенә җәлеп итте. 2018 елны Роберт Хаҗи улы безнең газета оештырган «Тукайлылар Тукайны укый» дигән флешмобта да катнашты. Аннары Роберт Муллахмәтов озак еллар тупланган тамгалар коллекциясен район Эчке эшләр бүлеге музеена бүләк итте. 6 июньдә Роберт Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан ветеранның хезмәттәшләре, дуслары аның белән бергә эшләгән елларын искә алды.
-
Абруйлы укытучы
Авылларыбыз мактаулы тормыш юлы үткән шәхесләргә, хезмәт батырларына бик бай. Бүгенге язмамны шундыйларның берсенә – Сосновый Бор поселогында гомер итүче ветеран укытучы Зифа Газнан кызы Вахитовага багышлыйсым килә.
-
Тәвәккәл таш ярыр
Нәзирә Гыйльман кызы Гыйльметдинова 1964 елны Сарман районы Сөлек авылыннан Торнаташка килен булып төшә. Торнаташ авылы халкының исе китә. Бәгъзеләре: «Авыр булыр яшь киленгә. Ничек чыдар икән?» – дип тәшвишләнсә, икенчеләре: «Тәвәккәлләгән. Тормыш арбасын тартып барырга көч табар», – диләр. Соңгылары хаклы була. Тәвәккәллек тә, батырлык та җитәрлек була Нәзирәдә. «Ишле гаиләдә, башлы-күзле абыйлар янында «артык кашык» булганчы, үз гаиләм, ирем, балаларым булыр. Авырлыкка безме чыдамаган?!.» Нәзирә Гыйльман кызы шулай уйлый һәм ялгышмый.
-
Ак әбигә – «Якты юл»
Күңеле ак-пакь булганнар янына тартыла адәм баласы. Авылның Ак әбисе Мөнәздилә апа кырыннан да кеше өзелми. «Гомерем буе кеше яраттым. Әле менә бу таҗлы зәһәр таралгач халык өйдә утырырга мәҗбүр булды. Гел кеше белән аралашып яшәгәнгә, бераз сәер булды булуын. Ләкин минем төп юанычым бар: Аллаһ каршындагы бурычларымны үтәү – фарыз гыйбадәтләрне кылу күңел тынычлыгы бирә. Бәхетемә, кызым – Тәнзиләм – төп таянычым янымда. Ярый әле сез журналистлар эшләп тордыгыз – район гәҗите килеп торды. Кызым почта тартмасыннан гәҗитне алып керүгә беренче битеннән башлап, хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Аннары бер читкә куеп торам. Яңадан тәмләп уку өчен. Гыйбадәттән бушаган арада тагын бер кат укыйм», – ди Куадының Ак әбисе Мөнәздилә апа.
-
Матбугатны абунәче яшәтә
«Якты юл» – район җирлегендә яшәүче халык мәнфәгатьләрен күздә тотып чыгарыла торган бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы. Җирле яңалыкларны белеп тору, тормыштан артта калмау өчен газетага язылырга кирәк. Яңа Бүләк авыл җирлегендә почта бүлеге башлыгы Гөлнур Таҗетдинова: «Безнең җирлектә яшәүче халыкның күпчелеге газета-журналны кулына тотып укырга ярата. Һәр йортта газета алдыралар. Яңа Бүләк авыл җирлегендә 560 кеше теркәлгән, 218 хуҗалык исәпкә алынган. «Үзеңнеке – үзәктә дип, халыкны район газетасына язылырга өндибез. Язылу яхшы бара, бүгенге көнгә 50 данәдән артык җыелды», – ди.
-
«Эшле булуыма сөенәм»
«Мин – җир улы. Югары Суыксуда туып-үстем һәм, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ак калага юл тоттым – Яр Чаллы елга портына эшкә урнаштым. Ялларда туган авылыма кайткач, Түбән Суыксудагы спортзалга волейбол уйнарга йөрдем. Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән гел авылда булдым. Бөтенләй күченеп кайтырга бер очрак этәргеч булды. Елга портында эшләгәндә җитәкчем үзенә өй салырга бура алып кайтуымны сорады. Удмуртиядән шәп бура алып кайттым. Аннары ул: «Мин өйне таштан салырга булдым» дигәч, бураны сатып алдым да, Югары Суыксуда йорт җиткердем. Шуннан каралты-кура төзеп, мөгезле эре терлек сатып алдым. Шулай биш-алты баш терлектән башланды крестьян-фермер хуҗалыгы», – дип зур эшнең – крестьян-фермер хуҗалыгының чишмә башы хакында сөйли Мөнәвир Шәйхетдинов.
-
Абаганы чәчәк аттырыр!
Хакимияттә энергетик вулкан бар. Исеме – Дамира. Дөньяда нинди генә катлаулы хәл булмасын, ул бервакытта да төшенкелеккә бирелми. Менә хәзер дә, күпләрне хафага салган таҗлы вирус җир йөзен камап алган, азмы-күпме хәвефле тоелган бер вакытта да күңел көрлеге, тормыш-яшәешкә уңай – позитив карашы белән хезмәттәшләренә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә өмет дигән учактан очкын кабыза белә. Үзе ул һәрчак шат күңелле.
-
Бал кортлары эштә
«Каенанам, эштән кайтканда, агачлыкта бер күч бал кортын күреп ала. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дип, бисмилләһ әйтеп, хәлсезләнгән күчне җыеп алып кайта», – ди Роза Хәбибуллина. Булдыра алмам дип кулга кергән малдан баш тартмаган Фәния Мөхәррәм кызына Аллаһ Тәгалә эш куәсен дә, җаен-юнен дә биргән. Уңган ханым ире белән кулга-кул тотынып, затлы һөнәрне үзләштергән. Әнә шулай, табылдык бал корты күченнән башланган Хәбибуллиннарның умартачылык эше.
-
Өлкән яшьтәге волонтер
Гадәттә, волонтер дигәч, без яшьләрне күз алдына китерәбез. Дөрестән дә, волонтерларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Ә менә безнең районда 76 яшьлек волонтер бар. Югары Суыксу авылында яшәүче Фирдәвес Шәем улы Шәемов тормыш-яшәешебездә барган катлаулы вәзгыятьтә халыкка ярдәм итүне намус эше дип саный.
-
«Боерганны үз иттем... »
«Туган авылымда зоотехник булып эшләгән Кунаев абыйга охшарга тырыша идем. Милләте буенча чуаш абзый яхшы итеп татарча сөйләшә. Ә инде эшен... зоотехник булып туган диярсең. Менә шундый булсаң икән ул, дип уйлый идем», – дип искә ала Зарифҗан Камильянов үсмерчагын. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Зарифҗан ике дә уйламыйча балачак хыялын тормышка ашыру сәбәбенә керешә – мәркәзебезгә юл тота. Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтының зооинженерлык факультетына укырга керә һәм анда бик яратып укый.
-
Бәхил бул, Хәлимә апа...
Күп еллар «Якты юл» газетасының иң актив хәбәрчесе булган тыл ветераны Хәлимә апа Гыймазова вафат. Моны ишеткәч, табан астымда идән шуышкандай булды. Кайгы-хәсрәтләргә баш бирмәс илаһи зат иде ул.
-
Боерганның «ашыгыч ярдәме»
Филига Минһаҗева – районның «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре. Төп эшеннән тыш, Боерган авыл җирлегенең инвалидлар оешмасын да җитәкли. «Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә.
-
Фельдшер-волонтер
Авылда фельдшер булып эшләү зур җаваплылык сорый, чөнки аларга бер үк вакытта терапевт та, педиатр да, хәтта хирург та булырга туры килә. Ә бүгенге шартларда фельдшерлардан аеруча уяулык таләп ителә.
-
Иң кирәкле һөнәр иясе
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше бер көнгә дә тукталмый. Халык өстенә төшкән бүгенге сынау вакытында алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр.