Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Алтын куллы Шәмсия 

Өч яшьлек Шәмсиянең колагы ага – салкын тигән. Әти-әнисе алай итеп тә, болай итеп тә карыйлар – колактан эрен агу туктамый. Бу – 1936 ел була. Торнаташта фельдшерлык пункты юк. Язмыштан узмыш юк дигәннәре хактыр. Кыз шул рәвешле телсез-чукрак булып кала. Сабый чагында бала-чага кимсеткәндерме-юкмы – анысын белә алмыйбыз. Ә менә исәя төшеп кул арасына керә башлауга кызның уңганлыгына-булганлыгына, пөхтәлегенә авылдашлары шакката. Шәмсия үсмерчагыннан кул эшләренә, тегү-чигүгә һәм аш-суга осталыгы белән дә авыл халкын таң калдыра. 

Хөрмәт һәм ихтирамга кеше бары тик казанып кына – иҗтиһад итеп, тырыш хезмәте һәм күркәм холкы белән ирешә. Холык ягын ничек әйтәсең, ул тавыш күтәрми, гайбәт сөйләми. Бу – зур нигъмәт. Шәмсия апа аны Аллаһның бүләге итеп кабул итә белгән һәм язмышына әз генә дә зарланмыйча яшәүче күркәм холык иясе. Тырышлык, эш ярату Шәмсия Җәмил кызы Җәмиловада җитеп ашкан дисәң, һич арттыру булмас. 1928 елгы Нәкыя апасыннан биш яшькә кече булуына карамастан, ул вакытта ук апасыннан калышмаска тырышып йорт эшләрен башкара ул. 1941 елны туган энесе Наилне карау-багу да Шәмсиягә төшә. Үзенең кирәкле кеше булуын аңлатасы килү дә, холкындагы эшсөярлеге дә зур йогынты ясаган булса кирәк, йорт-хуҗалык эшләре белән генә чикләнми ул. Колхозда бөтен эшне үҗәтлек белән, булсынга дип башкара. 1952 елгы энесе Мөзәкир апасының булганлыгы хакында: «Шәмсия апа сирәк кешенең кулыннан килә торган эскерт очлау эшен дә бик оста итеп башкара торган иде. Чөгендер игү, ындыр табагында эшләү – бер эш тә аңа ят булмады», – ди. Киленнәре Рузалия ханым иренең сүзен куәтләп: «Мөзәкир белән өйләнешкәч шушында – төп йортка кайттык. 1993 елны кызыбыз, 1994тә улыбыз туды. Илдә болгавыр чорлар иде. Хезмәт хакларын айлар-еллар буе бирмичә тоткарланган чаклар. Кибет киштәләре тап-такыр, талон системасы керде. Без, Аллаһка шөкер, Шәмсия апабыз янында гөрләтеп тормыш иттек – граммлап ризык үлчәмәдек. Чаллыдан апа янына күченеп кайтканда терлек абзары мал-туар, кош-корт белән тулы иде. Гөбердәтеп ике сыер саудык. «Сыйлы көнең сыер белән» дигәннәр. Савым сыерың булдымы – гаиләң тук. Сарыклар, каз-үрдәкләр асрап, кинәнеп яшәдек, Аллаһка шөкер. Авылда озак яшәргә туры килмәде, Чаллыга күчендек. Ялларда кайтып йөрдек. Шәмсия апа безне тәмле ит бәлешләре, коймаклар пешереп каршы ала торган иде. Апа сарык йоныннан ниләр генә бәйләмәде! Күз явын алырлык оекбаш-бияләй, башлык, тапочкалар дисеңме... Яңа туган сабыйларга бәбәй күчтәнәче илтә, оекбаш-бияләй, пинетка бәйләп кертә. Төсле җепләрдән бәйләгән тапочкаларын авылдашларга, кунак-төшемгә өләшә. Җир эшен дә ярата. Олыгаеп пенсиягә чыккач, җәйләрен янә авылда яши башладык», – ди Рузалия ханым. Рузалиянең ни-нәрсә турында сөйләгәнен күңел сизгерлеге белән аңлап торган Шәмсия апа шифоньердан төенчек алып каршыбызга куя. Чишеп җибәргәч ни күрик... таслап-таслап салган, кулдан бәйләгән тәрәз челтәрләре, чит-читләре челтәрләп-каеп эшләнгән карават япмалары, сөлгеләр дисеңме! Авылның рухи тоткасы Кәүсәрия Нәҗмиева: «Шәмсия апа авыл халкына күлмәкләр дә тегә торган иде. Мамык шәлләре, куян бүрекләре белән дә сөендерде. «Шәмсия апа, күлмәк тегеп бирмәссеңме?» – дип гозер белән килгән кешегә хәзер дә, үзе кисеп, тегеп бирә. Тынгысыз. Эшне ахырынача яхшы итеп башкара, яше дә бар бит инде, югыйсә», – ди. Авылдашлары, туган-тумачалары каршында Шәмсия апа хөрмәт казанган – эш сөюе, пөхтәлеге, кешеләргә файда китерүе белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев