Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Фельдшер-волонтер

Авылда фельдшер булып эшләү зур җаваплылык сорый, чөнки аларга бер үк вакытта терапевт та, педиатр да, хәтта хирург та булырга туры килә. Ә бүгенге шартларда фельдшерлардан аеруча уяулык таләп ителә.

Тукай районы авылларында 56 фельдшер-акушерлык пункты бар, барлыгы 68 белгеч медицина хезмәте күрсәтә. Иске Теләнче халкы фельдшердан бик уңган. Лилия Ахунованың бу авылда медицина пункты мөдире булып эшли башлавына инде ун ел. Озак еллар авыл халкының сәламәтлеге сагында торып лаеклы ялга чыккан Шәфига Харисовага алмашка килгән ул. «Баштагы елларымда Шәфига апа белән киңәшләшә идем, ярдәме зур булды», – дип остазына рәхмәтле булуын белдерә фельдшер ханым. 
Лилия Яңа Бүләктә яши, андагы фельдшер-акушерлык пунктында да ярты ставкага эшли икән. Иске Теләнчегә ул иртән килә, җиде чакрым араны һич авырыксынмый йөри. 
Авылда 57 йорт бар, 70 кеше яши. Күпчелеге өлкәннәр: 42 кеше пенсия яшендә. Хатын-кызлардан иң олысы – Әнисә апа Маликова, ул 90 яшендә. Ир-атлардан Рәфкать абый Фәтхуллин 85 яшен тутыра икән. Мәктәп яшендәге балалар алтау. Ә Иске Теләнченең иң яшь кешесе Данияр Садыйков 6 яшендә. Май аенда Алсу һәм Илнар Насыйбуллиннар гаиләсендә дүртенче баланың дөньяга килүе көтелә. Бу инде авылның яшәячәгенә өмет уята. 
Авыл фельдшерының төп вазифалары – халыкка беренче ярдәм күрсәтү, профилактика, диспансерлаштыруны оештыру, айга бер мәртәбә йөри алмаучы авыруларның хәлен белү. Лилия андыйлар янында ике дә, өч тә була, чөнки авыл зур түгел, бер чыкса, барысына да сугыла. Бөтен кешенең авыруларын гына түгел, яшәү шартларын, борчу-шатлыкларын, моң-зарларын, кәефләрен белеп тора ул. Сабыр, төпле, ипле холыклы бу ханым – авыл халкының беренче ярдәмчесе. Һәрбер авыруны шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, җылы сүзе белән дә дәвалый.
Коронавирус таралу куркынычы килеп чыккач, волонтерлыкка да алынган Лилия. Тагын бер волонтер – авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Сабирова белән икесе бергә өй саен йөреп, саклану чаралары, «кайнар элемтә» телефоны турында мәгълүмат җиткергәннәр. Ярдәмчесез калган кешеләр белән алар көн дә телефон аша хәбәрләшеп торалар. Иске Теләнчедә кибет булмагач, азык-төлек, кирәк-яракларны Яңа Бүләктән алып кайтып бирәләр. «Олы яшьтәге кешеләр яңа вирус белән бәйле бүгенге вазгыятьне бик җитди кабул итә. Кайберләре, кеше кермәсен дип, капкасын ук бикләп куя, – дип сөйли фельдшер ханым. – Читтән кайтучыларны теркәү, күзәтү турында күрсәтмәләр алдык. Шөкер, авылга чит илләрдән кайтучылар юк, шәһәр белән ике арада йөрүчеләр дә тыелып тора әле». 
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы килеп чыгу сәбәпле, фельдшерлык пунктында планлы процедуралар туктатылган, кичектергесез ярдәм кирәк булганда гына үткәрелә. Мисалга, бер инвалид апа, үзизоляция кертелгәч, үзенә билгеләнгән уколны ясатмый торырга була. Ә берничә көннән хәле начарлана башлый, кичекмәстән аның өенә барып укол кадарга туры килә. 
Фельдшер-акушерлык пункты дезинфекция ясау, башка төрле саклану чараларын үтәү өчен материаллар белән тәэмин ителгән. Клуб белән бер бинада урнашкан медпунктка ремонт ясалган. Җылы, чиста, якты үзе. Тик бушап калган клуб янәшә булганлыктан, бераз моңсулык сизелә. Лилия үзе төшенкелеккә бирелми. Көннәр җылыта төшкәч, бина тирәсен җыештырып, чәчәкләр утыртырга җыена. «Авыл кешеләре ярдәм итә миңа. Җәй көне бик матур була монда», – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев