Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Боерганны үз иттем... »

«Туган авылымда зоотехник булып эшләгән Кунаев абыйга охшарга тырыша идем. Милләте буенча чуаш абзый яхшы итеп татарча сөйләшә. Ә инде эшен... зоотехник булып туган диярсең. Менә шундый булсаң икән ул, дип уйлый идем», – дип искә ала Зарифҗан Камильянов үсмерчагын. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Зарифҗан ике дә уйламыйча балачак хыялын тормышка ашыру сәбәбенә керешә – мәркәзебезгә юл тота. Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтының зооинженерлык факультетына укырга керә һәм анда бик яратып укый. 

«Зооинженерда тереклек дөньясын ярату, җаваплылык тою хисе, эшне дөрес итеп оештыра белү кебек профессиональ сыйфатлар булырга тиеш», – дип өйрәттеләр институтта профессорлар. Кунаев абыйның нәкъ шундый сыйфатларга ия булганын аңладым. Остазлардан уңдым. Аннары, безнең чор балаларына сабыр холыклы әбиләр тәрбиясе тәтеде, шуңа булса кирәк, өлкәннәргә хөрмәтле, кечеләргә – кечелекле була белдек. Каникулларда колхоз эшендә чыныгып үстек», – ди 1955 елда Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында күп балалы гаиләдә туып үскән Зарифҗан Камильянов. Гаиләдә баш бала булган Зарифҗан җиде туганына хәзер дә бар яклап та яхшы өлге. Тукай, Сәйдәш эзләрен саклаган Казанда гыйлем алуы әти-әнисендә, туганнарында горурлык хисләре тудыра. 
Югары белемле егетне Минзәлә районы (ул вакытта) Боерган авылына «Кама» колхозына зоотехник итеп тәгаенлиләр. 1983-88 елларда «Кама» колхозында зоотехник, 1988-90 елларда «Искра» колхозында парторг булып эшли. Гомере буе Боерган халкына аң-белем, тәрбия биргән хөрмәтле укытучы, газетабыз хәбәрчесе Гөлфия Әһлиева ул чорларны сагынып искә ала: «Зарифҗанның институт тәмамлап безнең колхозга эшкә килгән чаклары әле дә күз алдымда. Без ул чорларда һәр көнне китапханәгә җыелып авыл халкы өчен төрле чаралар үткәрергә әзерләндек. Зарифҗан спектакльләрдә рольләрен бик матур итеп башкара торган иде. Ул ачуы килгән чакта да кешегә күтәрелеп бәрелми. Халык гозерләрен һәрвакыт җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Эш буенча Чаллыга – хакимияткә барганда өлкән яшьтәге кешеләрнең документларын алып барып, тиешле бүлекләргә кереп эшләтеп чыга. Аның турында язарга кирәк дигән уем да бар иде», – диде. 1990 елның 4 апреленнән шушы җаваплы вазифаны башкаручы Зарифҗан Камильянов: «2000 елдан авыл җирлеге башлыкларының вазифасы бермә-бер артты. Бу һич тә зарлану түгел, халыкның авыл җирлеге башлыгы вазифасының җаваплылыгын аңлауларын теләүдән генә әйтүем. Безгә бөтен яклап та грамоталы булу кирәк: син – психолог та, экономист та, юрист та, конфликтлы хәлләр килеп чыкканда, кайвакыт, участок полициясе дә (участковый килеп җиткәнче) була белергә тиеш», – ди. Боерган халкына боермыйча, үз итеп яшәү – авылның әтисе була белү кирәк. Авыл халкының электр, су, газ белән тәэмин ителешен даими рәвештә контрольдә тоту; юлларның төзек булуын кайгырту; социаль объектларны төзекләндереп тору, яңаларын булдыру... Боерган авылында 2006 елларда җәй айларында хуҗалыкларны су белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә иде. Бөтен авылга бары тик бер генә су башнясы булганлыктан, җәйге эссе көннәрдә су җитмәде. 2018 елда «Чиста су» республика программасы буенча – грант хисабына, машина-трактор паркы янында скважина бораулыйлар. Быел үзара салым акчасына тагын бер су башнясы булдырырга дигән карарга килгәннәр. Шунысы сөенечле, уртак тырышлык белән үзара салым 100% җыелган. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең яхшы юлдан йөрүләре, инфраструктураның төзеклеге шушы акчалар белән бәйле булуын исәпкә алсак, елга бер тапкыр җыела торган акчаны кызганмаска кирәклеге көн кебек ачык. Колышта скважиналарның суы эчәргә яраксыз дип табылгач, авыл халкы байтак еллар чиста суга тилмерде. Авыл җирлеге башлыгының да үзәгенә үткән мәсьәләгә 2009 елда нокта куелды. Авылдан 2 чакырым ераклыкта, 110 метр тирәнлектә скважина бораулап, торбалар сузып, элеккеге су башнясына тоташтырылды. Авыл халкы сөенеп туя алмый – яхшы сыйфатлы артезиан суы өйләргә үк кертелгән. Боерганга килеп керүгә үк күзгә ташлана торган «Акчарлак» күпфункцияле үзәк ачылуга август аенда алты ел була. Таулар авылында 2011 елда клуб һәм башлангыч мәктәп ремонтлана. Боерган авыл җирлегендә социаль объектлар төзелә, ремонтлана, инфраструктура яңартыла. Алдагы көнгә башкарыласы эшләр, үткәреләсе чаралар планы зурдан. Колышта яшәүче өлкәннәр үзләрендә медпункт булдыруны сорыйлар. Санап китсәң... 
Ямьле Танып буйлары егете Зарифҗан Ык буйларын, Чулман ярларын үз итеп кенә калмыйча, Боерганның үткен-чая, сылу кызын – Илгизә Вәлиәхмәт кызын гомерлек яры иткән. Ике кыз үстереп башлы-күзле иткәннәр, рәхәтләнеп оныклар сөяләр. Яшьлектә, Чулман ярларында, Ык буйларында бергә яккан учакларның җылысы гомерлек булсын. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X