Бал кортлары эштә
«Каенанам, эштән кайтканда, агачлыкта бер күч бал кортын күреп ала. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дип, бисмилләһ әйтеп, хәлсезләнгән күчне җыеп алып кайта», – ди Роза Хәбибуллина. Булдыра алмам дип кулга кергән малдан баш тартмаган Фәния Мөхәррәм кызына Аллаһ Тәгалә эш куәсен дә, җаен-юнен дә биргән. Уңган ханым ире белән кулга-кул тотынып, затлы һөнәрне үзләштергән. Әнә шулай, табылдык бал корты күченнән башланган Хәбибуллиннарның умартачылык эше.
Фәния белән Әзһәр Хәбибуллиннар ярты гасырдан артык бергә гомер итүче хөрмәткә лаек парлар. Алар хезмәт юлын да бергә үткәннәр – терлекчелектә кулга-кул тотынып эшләгәннәр. Үз хуҗалыкларында абзар тутырып мал-туар, кош-корт асраганнар. Бал корты бик нәзберек җан иясе булса да, умартачы эшенә дә өйрәнгәннәр. Һәм бу затлы һөнәргә уллары Фирдәвис белән киленнәре Розаны да тарта белгәннәр. «Үземнең әти-әнием дә умарта тотканлыктан, бал кортларын тәрбияләү эше күңелемә якын иде. Бәлки шуңа күрә дә Байбүләккә килен булып төшкәч биемем белән серләребез килешкәндер. Каенанам белән каенатам киңәш-табыш итәр өчен дә, аралашу өчен дә бик ипле кешеләр. Алар безнең тырышлыгыбызны да бәяли белделәр. Күрәсең, яшь чагында кешегә анысы да кирәктер», – ди Роза ханым. Алар башта биш ел каенана-каената белән бергә яшиләр. Аннары, күршедә генә өй, каралты-кура җиткереп башка чыгалар. Аларны аерым яшиләр дип әйтеп тә булмый. Мич ризыгы – таба ашы өлгерсенме, парын бөркеп торган тәмле шулпа пешсенме – уртак табында чөкердәшү бу гаиләнең чирек гасырлык традициясе. Кызлары Айсылу белән Таңсылу бәйрәмнәрдә авылга кайткач рәхәтләнеп бергәләшеп эшлиләр. Кече кызлары Таңсылу Яр Чаллы Дәүләт педагогия университетының география факультетында читтән торып белем ала һәм шул ук вакытта КФУ филиалында дизайнерлыкка укый. Гыйлем алудан бушаган арада офиста хезмәт куя. Роза ханым үзе дә эшчән бал кортына тиң. Хөкүмәт һәм хуҗалык эшләреннән арыйм дип тормый, күп итеп гөлләр үстерә, рәсем ясый. Яңа Бүләктә балалар бакчасында тәрбияче эшен башкаручы Роза Фоат кызы балаларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшли. Айсылу белән Таңсылу да әби-бабасына, әти-әнисенә охшап эшчәннәр.
Шәхси хуҗалыкта умарта тотучы Хәби-буллинар бал кортларын, аларның яралгысын (һәр гаиләдән берничә данә), нечкә билләр җитештергән балны Яр Чаллы сан-эпидемстанциясенә тапшырып һәр елны анализ ясаталар һәм елның-елында «Сыйфат таныклыгы»на ия булалар. Бу инде Хәбибуллиннар умарталыгындагы бал кортларының сәламәт һәм алар җитештергән балның яхшы сыйфатлы булуын дәлилли.
«Быел кыш җылы кил-гәнлектән, бер умарта гаиләсе йокымсырау халәтеннән иртә уянган, шул сәбәпле азык запасы беткәнлектән үлгән. Бу зур югалту түгел. Аннары, безнең «Умартачы паспорты» бар, – ди хуҗабикә һәм ул документның отышлы якларын аңлата. «Умартачы паспорты»ң булса, төрле сәбәпләр аркасында үлгән бал кортлары өчен компенсация түләнә. Анысы үзенә күрә бер ярдәм булса, балның сыйфаты рәсми яктан расланган документың булу җитештергән продукцияне реализацияләгәндә төпле дәлил булып тора.
Эшчән нечкәбилләр, хуш исле кәрәз, гәрәбәдәй бал – татлы һөнәр иясе өчен тагын ни кирәк... Тик монда хәл ителәсе бер проблема бар, ул да булса, зур тырышлык куеп табылган балны сату – кулланучыга җиткерү эше көйләнмәгән. Ягъни, сату-алу эше җайга салынмаган. Хөкүмәт эшен башкарып кайтканнан соң хуҗалык эшләрен башкарасың, мал-туарны карыйсың, 60-70 баш умартаны да даими күз уңында тотарга кирәк. Бал сату өчен умартачының вакыты калмый. Роза ханым: «Балны аерткан чорда – сыек чагында халык аеруча яратып ала. Бертуган апаларыма рәхмәт – бал сатарга булыштылар», – ди. Нечкәбилләр һәм умартачылар хезмәт куеп тапкан шифалы ризык сатып алучы кесәсенә артык сукмыйча һәм урау юллар үтмичә кулланучылар табынына ирешү юлларын хакимият, җитәкчелек белән бергәләп җайга саласы иде.
Яңа Бүләк авыл җир-леге башлыгы Мансур Сәгытдинов: «Роза белән Фирдәвис Хәбибуллиннар – үрнәк гаилә. Эшнең тәмен белеп, матур итеп яшиләр», – дигән иде. Моның сере алар тәрбияләнеп үскән нигезнең тату һәм дә эшсөяр булуындадыр. Роза ханымның әти-әнисе кешелекле һәм дә хуҗалыкчыл булулары белән кызларына яхшы тәрбия биргәннәр. Ә Роза исә, каенанасы белән каенатасын мактый, яхшы нигезгә килен булып төшүенә шөкер итеп яши һәм мирас булып күчкән затлы һөнәргә тугрылык саклый.
Роза Хәбибуллина үз умарталыгында. / Зәрия Вәлиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бу гайлэгэ бэхэ юк,Бай Булэк авылындагы ин тырыш хэм тэртипле гайлэлэрнен берсе,гомумэн Бай Булэктэ тырыш халык яши
0
0
0
0
Молодцы!Алга таба да тынгысыз хезмэтегездэн тэм табып,куанычын куреп яшэргэ язсын!
0
0