Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иң кирәкле һөнәр иясе

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше бер көнгә дә тукталмый. Халык өстенә төшкән бүгенге сынау вакытында алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. 

Икмәк язмышын хәл итүдә «Ярыш» хуҗалыгы-ның «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә лаек тракторчысы Рафис Хәмәтовның өлеше дә бәһасез. Иске Байлар авылында туып-үскән Рафис әфәнде биредә 40 елга якын эшли. Бүгенге көндә «Т-360» маркалы куәтле тракторы белән көздән сөрелгән җирләрне тырмалауда катнаша. Нинди генә техникага утырмасын, тәҗрибәле механизатор хезмәтен җиренә җиткереп башкара: язын туфракны әзерләү һәм чәчү белән мәшгуль булса, мал азыгы әзерләү чорында печән, сенаж туплауда зур өлеш кертә. Ә инде урак тәмамланганда басуларны эшкәртүдә, көзге культураларны чәчүдә катнаша. 
Рәсим Хәмәтовны без ерак басудан эзләп таптык. Иртә яздан алып кара көзгә кадәр авылда очратам димә аны. Иртәнге 5тә чыгып китә дә, төнге 11ләр тулгач кына өенә кайтып керә. 12 сәгатьтән артык берүзе, иркенләп, басу-кырларны иңли. Эшкә карусыз, үзе тыныч холыклы кеше, аз сүзле, тыйнак.
– Читкә китеп бәхет эзләмәдем, – ди ул үзе турында. – Ике елым Германиядә гомумхалык армиясендә узды, аннары туган җиремдә төпләндем, – ди. 
«Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров басуга барганда ук: «Иң кирәкле кешебез ул – Рафис Хәмәтов. Пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора», – диде. Алны-ялны белми тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тота белүе өчен хуҗалык җитәкчесе аның эшен югары бәяли. Үз эшчесе турында гаять җылы итеп, якын кешесе сыман сөйли. Бу аңлашыла, бүген хуҗалык шундый тырыш кешеләре белән генә тора, алга бара.
«Т-360» тракторы белән көненә 45 гектар туңга сөрелгән җир тырмалау нормасы куелган. Рафис Хәмәтов аны ике тапкыр арттырып үти.
– Көнгә 90-100 гектар җир тырмалыйм. Бу ниндидер премия артыннан куу түгел, үз җаема эшлим шулай. Хәер, эш шартлары яхшы, хезмәт хакы да лаеклы. Ватыла-нитә калсак та, запас частьларны тиз арада китереп бирәләр. Тәмле итеп ашатуларын әйтмим дә инде. Кырдагы кеше өчен анысы да бик мөһим. Төшке ашка беренче, икенче ризык бирәләр, кичке ашны да басуга китерәләр, – ди тракторчы.
Рафис Хәмәтов белемле тракторчы. 6 сыйныфтан ук абыйсы Әбүзәр белән комбайнга утырып ярдәмче булып эшләп йөргән, аннары махсус курсларда укып кайткан. Анда теориягә төшенсә, калганы тормыш мәктәбендә.
– Элек «МТЗ-1221» тракторында ун ел эшләдем. Аңа гел ияләшеп беттем. Кем әйтмешли, «төчкереп» куйса да, кай җире төзек түгел икәнен белә идем. Ул мине таңлый, мин аны, – дип уенын-чынын кушып сөйли механизатор.
Бүген Рафис Хәмәтов яңа «Т-360» тракторын иярли. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, дистә миллион сумга сатып алынган чәчү комплексын да нәкъ алдынгы механизаторга ышанып тапшырганнар. 
Рафис Хәмәтов узган сезонда 500 гектар җир эшкәрткән, 1200 гектар җирдә чәчү башкарган. Аның өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Зинфира да авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, кайгыртучан кешең булмаса, тыныч күңел белән эшләп, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Ике уллары Илнур белән Илдарны да мөстәкыйль тормышка әзерләп үстергәннәр. Әтиләренең хезмәткә мөнәсәбәте, эшкә уңганлыгы аларга да үрнәк.
Рафис Хәмәтов кебек уңганнар – авыл тоткасы. Туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләүче мондый механизаторлар олы хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев