Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Өлкән яшьтәге волонтер 

Гадәттә, волонтер дигәч, без яшьләрне күз алдына китерәбез. Дөрестән дә, волонтерларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Ә менә безнең районда 76 яшьлек волонтер бар. Югары Суыксу авылында яшәүче Фирдәвес Шәем улы Шәемов тормыш-яшәешебездә барган катлаулы вәзгыятьтә халыкка ярдәм итүне намус эше дип саный. 

«Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә кергән идем, Айсылу Вәҗиева: «Бу эпидемия аркасында медицина битлекләренә кытлык. Нишләргә инде?» – дип аптырашта калган. Шуннан: «Әгәр дә ки, элегрәк юнәткән запасым калган булса, һичшиксез китерермен», – дидем. Сүземдә тордым. Булган әйберне кешедән яшерү, саранлану холкыма туры килми. «Бары – бергә, югы уртак» дигәндәй, күңелең киң булып, кешегә ярдәм итсәң, Аллаһ Тәгалә өеп бирә. Медицина битлекләрен район хакимияте бинасында вахтада утыручы кызларга таратудан башлаган идем, бүлекләргә, җитәкчеләргә җитәрлек итеп тараттым», – ди 76 яшьлек волонтер Фирдәвес Шәем улы Шәемов. «Фирдәвес абый, сез бик игелекле эш башкарасыз. Шулай да, монда бит бер «ләкин» бар – ирекле рәвештә анда-монда хәрәкәт итү тыелган. Вәзгыять бүген шундый. Битлекләр үзеннән-үзе килми, сез йөгереп йөрисез?» – дим. «Нәкъ өстенә бастыгыз – мин йөгерешче, спортсмен. Йөгереп йөрү, кешеләргә ярдәм итү – яшәү рәвешем, ул минем каныма сеңгән. Ә инде ирекле рәвештә хәрәкәт итү дигәннән, эш урынымнан белешмә – рөхсәт кәгазе алдым. Балачактан спортны яратканга һәм гомер буе физкультура белән шөгыльләнгәнгә, сәламәтлегем нык, күңелем көр – йөгереп йөрим. Һаман да сафта, рәхәтләнеп эшлим», – ди.
Актаныш районы Аеш авылында туып үскән Фирдәвес Шәемов 1968 елда Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Шуннан зур спортка юл ала. 1972 Ужгородта 42 километр 195 метр араны 2 сәгать 23 минут 33 секундта үтеп спорт мастеры нормасын үти. Спортчы 1975 елда Мәскәүдә Горький паркында оештырылган 30 км арага йөгерештә V урын ала. Фирдәвес ага йөгерү һәм чаңгы буенча зона ярышларында актив катнаша. 2019, 2020 елда Тукай районы зона ярышларында II урынны алган икән, монда Фирдәвес аганың да өлеше зур. Менә хәзер дә ул дөньяда барган вазгыятькә битараф кала алмаган. Югары Суыксудан шәһәргә йөреп эшләүче авылдашларына, «Тукай Тепло-газ» ҖЧҖдә хезмәт куючыларга битлекләр өләшкән. Тукай үзәк хастаханәсенә дә медицина битлекләрен тартмасы белән илтеп биргән. Авыл халкын, Яр Чаллы белән авыл арасында йөрүче автобус шоферларын да өлешсез калдырмаган. 
Фирдәвес Шәемов сәламәт булу серләрен ачты. «Сәламәт булу өчен көнлек режимны сакларга: ял белән эшне аралаштырырга; дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Аннан соң, вирус эләкмәсә ярар иде дип артык шикләнеп, куркып яшәгәнче, гигиена таләпләрен үтәп, эпидемия вакытында кертелгән кагыйдәләргә буйсынып яшәү кеше өчен отышлы. Барысы да Аллаһ Тәгалә ихтыярында «Бу афәттән – вирустан коткар!» дип Аллаһтан дога кылып сорыйк. Балачактан чыныгып, яраткан спорт төре белән көчтән килгәнчә шөгыльләнеп яшәгән кеше яшьлегендә генә түгел, олыгайгач, хәтта картайгач та шул яхшы гадәтен куа. Менә шуңа да актив яшәү рәвеше алып барган, тормышның уңай якларын күреп сөенә белгән кешенең иммунитеты нык була. Билгеле инде, андый кешедән вирус куркып кача, – ди уенын-чынын кушып. – Шушы яшемдә дә йөгереп йөрүемнең тагын бер сәбәбе бар – тормыш иптәшемнән уңдым. Хатыным Рәйсә Хәлил кызы – бик тә гаилә җанлы. Тиешсезгә бәйләнеп, көйсезләнеп үзәгемә үтми. Аның куллары да шифалы. Юкка гына 48 ел буе шәфкать туташы булып эшләмәде. Ике улыбыз да кеше сәламәтлеге сагында тора. Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп яшәү үзе зур бәхет», – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев