Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Чын полковник

2017 елны Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан без район Эчке эшләр бүлегендә озак еллар хезмәт иткән ветераннар турында яздык. Язмаларның берсе отставкадагы милиция полковнигы, хезмәт ветераны Роберт Хаҗи улы Муллахмәтовка багышланган иде. Ул 35 ел милициядә хезмәт иткән, 1988-1998 елларда Тукай районы Эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Сосновый Бор поселогында яши. Зыялы, итагатьле, шул ук вакытта егетләрчә тыңгысыз, шаян, җор сүзле Роберт ага беренче очрашуда ук үзенә җәлеп итте. 2018 елны Роберт Хаҗи улы безнең газета оештырган «Тукайлылар Тукайны укый» дигән флешмобта да катнашты. Аннары Роберт Муллахмәтов озак еллар тупланган тамгалар коллекциясен район Эчке эшләр бүлеге музеена бүләк итте.  6 июньдә Роберт Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан ветеранның хезмәттәшләре, дуслары аның белән бергә эшләгән елларын искә алды.

Галимҗан Зарипов, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе: 
– Роберт Хаҗиевич белән без 70нче елларда таныштык. Минем Калинин һәм Ворошилов колхозларында эшләгән еллар. Яшелчәлекләрне саклауда ул безгә зур булышлык күрсәтте, дежурлык оештырды. Таләпчән, гадел, принципиаль кеше иде Роберт Хазиевич. Шул ук вакытта кеше хәлен аңлаучан, ярдәмчел була белде. Районга күп еллар хезмәт итте Роберт Хазиевич. Лейтенанттан полковникка кадәр күтәрелде. Үзен җәлләп тормады, көне-төне район буйлап йөрде. Бирелеп эшләде, хөкүмәт өчен тырышты, эшен яратып башкарды. Бөтен җиргә өлгерә иде. Үзе дә йөгереп йөрде, башкаларга да тынлык бирмәде. Хөрмәткә лаек кеше.

Вил Халиков, отставкадагы милиция подполковнигы:
– Роберт Хаҗиевичның балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына һәм аннан соңгы чорга туры килгән. Ул, мөгаен, тикшерүче булып тугандыр. Һәрвакыт авыл халкын, аның мәнфәгатьләрен яклады, үз эшен нык бирелеп башкарды. Ул район эчке эшләр бүлегендә КАМАЗ төзелеше елларында эшләде. Яр Чаллыга һәм Тукай районына чит җирләрдән күпләп халык агылган еллар. Роберт Хаҗи улы җитәкчелегендә ул чорларда бик авыр җинаятьләр ачылды. 
Роберт Муллахмәтов төрле яшьтәге һәм төрле социаль хәлдәге кешеләр белән уртак тел таба белде. Җитәкче буларак, ул коллективны бер йодрыкка берләштерде, үзе артыннан югары квалификацияле кадрлар тәрбияләп калдырды.

Рәис Сәхәпов, отставкадагы милиция майоры: 
– Мин Эчке эшләр органнарында 30 ел хезмәт иттем – 1965-1995 елларда. Роберт Хаҗиевич минем унөченче җитәкчем булды. Кайберәүләр 13 саныннан куркалар. Минем өчен, киресенчә, бу сан бәхетле булып чыкты. Татар түрә булса, чабатасын түргә элә, диләр. Ләкин Роберт Хаҗиевич андый булмады. Кешене кеше итеп күрде, һәркайсыбызга үз ише итеп карады. Ул үзе дә бит гади милиционердан бүлек башлыгына кадәр юлны үтте. Эшнең тәртибен, нечкәлекләрен кәгазьдән, инструкцияләрдән укып кына түгел, практикадан белгән кеше. Шуңадыр ул үзенең кул астында эшләгән кешеләргә дә ихтирамлы була белде.
Югары профессиональ дәрәҗәдәге җитәкче булудан тыш, иң мөһиме – ул кешелекле булды. Ул үзенең хезмәттәшләре турында кайгырта белде. Хезмәт белән бәйле сораулардан тыш, ул бүлектә эшләүчеләрнең торак һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә зур булышлык күрсәтте. Роберт Хаҗиевич ярдәмендә шактый кеше үзенең яшәү шартларын яхшыртты.

Резеда Халикова, Тукай районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке эшләр полковнигы. 
– Роберт Хаҗиевич зирәк акыллы, кыю фикерле шәхесләрнең берсе. Тырыш, үз эшенең чын остасы булган җитәкчебез тормыш сукмакларын күркәм гамәлләр белән уза. Бүгенге көндә ул иң хөрмәтле ветераныбыз, без аны «аксакал» дип тә атыйбыз.
Роберт Хаҗиевичның уңышларында аның тугры гомер юлдашы Фәридә ханымның да өлеше бик зур. Ул аны кадерләп, тәрбияләп, хөрмәтләп, булышып яши. Алар чын гаилә үрнәге. Кызлары Раилә Робертовна дә әтисе һөнәрен дәвам итте.
Тукай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, барлык ветераннар исеменнән Роберт Хаҗиевичны олы юбилее белән котлыйбыз. Һәрвакыт көр күнелле, сәламәт булуын телибез. Ныклы саулык белән, алдагы гомерне гаиләгез, якыннарыгыз белән матур тормышта яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев