Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Абруйлы укытучы

Авылларыбыз мактаулы тормыш юлы үткән шәхесләргә, хезмәт батырларына бик бай. Бүгенге язмамны шундыйларның берсенә – Сосновый Бор поселогында гомер итүче ветеран укытучы Зифа Газнан кызы Вахитовага багышлыйсым килә. 

Бу җирлектә инде ул 45 ел гомер кичерә. Быел әле аның юбилей елы да – шушы көннәрдә ветераныбыз 75 яшен тутыра.
Сосновый Бор поселогында да, «Татарстан» совхозы поселогында бик хөрмәтле кеше Зифа ханым. Аны олылыйлар, ихтирам итәләр. Чөнки ул гомерен иң игелекле хезмәтләрнең берсенә – укытучы эшенә багышлаган, 30 ел буе балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Кнәз мәктәбе «Татарстан» совхозы поселогы белән бергә Чыршылы, Казиле авылларын, Сосновый Бор поселогын берләштерә. Зифа ханым поселокның үзеннән һәм шушы авыллардан килеп укучы йөзләгән, меңләгән балага белем биргән. 
Зифа Газнан кызы тумышы белән Баулы районы Исергәп авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, ул башта колхозда фермада эшли. «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исемне дә ала хәтта.
1964 елда Зифа Алабуга педагогия институтына укырга керә. Укуны тәмамлагач Баулы районына эшкә кайта.
Узган гасырның 70нче елларында Яр Чаллы шәһәре янында дуңгызчылык комплексы төзи башлыйлар. Тирә-яктагы районнардан халык шушында агыла. Комплекска зоотехник булып Зифа ханымның булачак тормыш иптәше Рәис тә килеп урнаша. (Ул биредә 45 ел зоотехник булып эшли. Хәзер инде мәрхүм). Алар өйләнешәләр, «Татарстан» поселогында яши башлыйлар. Аннан соң Сосновый Бор поселогы төзелгәч, шунда күченәләр.
Зифа ханым Кнәз мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытырга керә. Бар күңелен, бар тырышлыгын биреп эшли ул. Укучылары район, республика олимпиадаларында призлы урыннарны алалар. Зифа Газнановнаның намуслы хезмәте күпләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнар белән бәяләнә. Ветеран укытучы өчен аларның барысы да якын һәм кадерле. Ә иң кадерлесе – Россия Мәгариф министрлыгының «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе. 
75 яшьлек юбилен Зифа ханым лаеклы каршылый. Тормышы да сокланырлык. Иркен йортында уңган хуҗабикә ул. Җәен ихатасы яшеллеккә күмелә, бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсе гөрләп үсә.
Бу гына түгел, кул эшләренә дә оста икән әле Зифа ханым. Чиккән сөлгеләре күз явын алырлык. Әнә шулай, вакытның бер генә мизгелен дә бушка үткәрми, үзенә шөгылен табып тора Зифа Газнановна. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр шул. 
Зифа ханым ире Рәис белән бер ул, бер кыз үстергән. Улы Илдар белән килене Сосновый Бор поселогында яшиләр, икесе дә авыл хуҗалыгында эшлиләр. Кызы Зөлфия исә әнисенең юлын сайлаган – Яр Чаллының 47нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.
Зифа Газнановнаның инде оныклары үсеп беткән. Илдарның балалары әбиләре укыткан Кнәз мәктәбендә белем ала. Аделина – яшь спортчы, бадминтон уйнау остасы. Зөлфиянең улы да армиядән кайткан, эшкә урнашкан. 
75 яшен каршы алучы ана өчен шуннан да зуррак бәхет бармыни!? Янында әниләре өчен ут йотып торган балалары, оныклары, якыннары, янәшәдә исә аны хөрмәт иткән авылдашлары. 

Мәүлет ХИСАМИЕВ.
/ Фото гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев