Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Абаганы чәчәк аттырыр!

Хакимияттә энергетик вулкан бар. Исеме – Дамира. Дөньяда нинди генә катлаулы хәл булмасын, ул бервакытта да төшенкелеккә бирелми. Менә хәзер дә, күпләрне хафага салган таҗлы вирус җир йөзен камап алган, азмы-күпме хәвефле тоелган бер вакытта да күңел көрлеге, тормыш-яшәешкә уңай – позитив карашы белән хезмәттәшләренә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә өмет дигән учактан очкын кабыза белә. Үзе ул һәрчак шат күңелле. 

Берсендә аны, ничектер мәшәкатьле дип әйтимме, борчулы дип әйтимме, шундыйрак халәттә очраттым. Баксаң, Мейн-Кун токымлы Эдвин Марчел исемле песиенең теше сынган икән. Тиз арада мал докторына алып барып, унике мең тәңкәгә мәченең тешен дәвалатып кайткан. Әти-әнисе токымлылык буенча «Дөнья чемпионы» булган мәчесенә даими рәвештә авыруларга каршы профилактик чаралар уздыра. 
Ак калада туып-үскән Дамира Минзәләдә медицина училищесын тәмамлый һәм сайлаган һөнәре буенча күңел биреп эшли. Аннары юридик белем ала. Холкы шундый, бер урында таптанып тора алмый, бер нәрсәгә дә битараф түгел. Шулай булмаса, урамда каңгырып йөрүче, караучысыз калган песиләрне ашату өчен атна саен мең ярым сумга «Песи ризыгы» сатып алыр идеме, ташланган, кибеп беткән гөлләргә яшәү сулышы өрер идеме?!
 «Күңелемә яткан шөгыльләрем мине бәхетле итә. Тереклек дөньясын яратам. Аннары – гөлләр. Иң яратканым – кактуслар һәм толстянка. Тәрбия күрмичә кибеп, корып бетү хәленә җиткән гөлләрне алып керәм. Әгәр бик үк таныш булмаган гөл туры килсә, ни рәвешле тәрбияләргә кирәклеген өйрәнәм. Аннары гөл өчен яшәү мохитен булдырам. Үсемлекнең «өе» гөл савыты уңайлы булырга тиеш. Яшел дусларымны даими тукландырып торам», – ди Дамира Әмирҗан кызы. Шулай димичә, ул иртә белән эш бүлмәсенә керүгә аларның хәл-әхвәлләрен белешә, чәчәк аткан чәнечкеле дусларына мактау сүзләрен яудыра. Ниндиләре генә юк аның эш бүлмәсендә! Тәрәз төбен тутырып утырган кактусларның әле берсе, әле икенчесе төрле төстәге һәм формадагы чәчәк атып фауна-флора волонтерын сөендерә. Бервакытны, аягын бик нык авырттырып, Дамирага байтак кына больничныйда булырга туры килә. Кабинеттагы кактусы боега – чәчәк атмый. Дамира эшкә чыкканның икенче көнендә шул кактус гөле иртән хуҗабикәсен кояштай елмаеп каршылый – сап-сары чәчәкләре белән. Шулай да була икән дип хезмәттәшләренең исе китә. «Эпидемия, пандемия – җир йөзендә булган. Микроб, бактерия, вирус – кеше белән янәшә. Алардан куркасы түгел. Сынауларга бирешмәс өчен күңелеңне төшермәскә; гигиена таләпләрен үтәргә; киң күңелле һәм ярдәмчел булырга; кешелекне яратырга кирәк», – ди хакимиятнең төзелеш, архитектура һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү бүлеге баш белгече Дамира Әмирҗан кызы Мадярова. 
...Толстянка чәчәк атмый торган гөл, диләр. Әнә, Дамира кулына эләккәч, ул да чәчәк аткан. Алай гынамы, ташланган гөлләрне терелтеп, эш бүлмәсендә тулы бер оранжерея ясаган Дамира абаганы да чәчәк аттырыр!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X