Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды

Әлеге республикакүләм акциясенең төп максаты - авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә оешма-предприятеләрнең һәм халыкның игътибарын җәлеп итү. Мәктәпкә җыенырга булышуда күңеле белән мәрхәмәтлек күрсәтүгә, изгелеккә әзер торган һәркемнең ярдәменә таяну күздә тотыла.

Бу акция кысаларында районыбызда «Яхшылык эшләргә ашык» хәйрия акциясе дә старт алды. Беренчеләрдән булып, әлеге чарага Түбән Суыксу урта мәктәбе кушылды.

- Түбән Суыксу урта мәктәбе укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Нуриева белән берлектә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты. Әлеге чарадан җыелган уку-кирәк яраклары мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак. Чарада катнашкан авыл халкына чиксез рәхмәт белдерәбез, - дип хәбәр иттеләр безгә Түбән Суыксу авылы мәктәбеннән.

Район мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә Биклән, Новотроицк, Шилнәбаш, Иске Дөреш авылларының беренче сыйныфка баручы сабыйларына инде кирәк-яраклар тутырылган портфельләр тапшырылган. Шуны да әйтеп үтү мөһим, «Яхшылык эшләргә ашык» хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчалар һәм канцеляр кирәк-яраклар тантаналы рәвештә беренче сыйныфка баручы балаларга биреләчәк.

P. S. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында оештырылган чаралардан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев