Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район җитәкчесе мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

19 августта, якшәмбе көн булуга карамастан, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Мөхәмәтҗанова мәктәп директорлары белән берлектә районның 21 белем йортында булып кайттылар. Максатлары мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү иде. 

Рейд иртәнге сәгать 6да Бәтке мәктәбеннән башланды. Тикшерүчеләр бу көнне белем бирү объектларының төзеклегенә, кабинетлар торышына, санитар таләпләрнең, туклану режимының үтәлүенә, китапханәләрнең китаплар белән тәэмин ителүенә һәм мәйданчыкларның торышына үз бәяләрен бирделәр. 
Яңа уку елына барлык мәктәпләр дә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» программасы кысаларында, шулай ук үз көчләре һәм укучыларның ата-аналары ярдәме белән әзерләнгәннәр. Кемдер материал сатып алган, кемдер ремонт ясарга килеп булышкан, кемдер мәктәп яны территорияләрен төзекләндерүгә зур өлеш керткән.
Биклән мәктәбе бусагасында безне мәктәп директоры Айрат Ибраһимовның әтисе Салих абый каршы алды. Ул үзе дә 40 елдан артык шушы мәктәптә укытучы һәм директор булып эшләгән. Мәктәпнең торышын да Айрат Ибраһимов әтисе белән бергәләп күрсәтте. Биредә укучылар һәм укытучылар территорияне төзекләндергән, ата-аналар ярдәме белән берничә кабинетта косметик ремонт ясалган. 
Түбән Суыксу мәктәбе директоры Инсия Хабирова сүзләренчә, быел мәктәпкә 174 бала укырга киләчәк. Тикшерүчеләргә остаханә, мәктәп яны территориясе, тәҗрибә участогы, кабинетлар, ашханә һәм спортзал күрсәтелде. 
1983 елда төзелгән Борды мәктәбендә исә быел агымдагы ремонт ясаганнар. Очрашуда кадрлар белән тәэмин ителешкә дә кагылдылар.
– Бүгенге көндә мәктәптә 17 укытучы эшли. Физика укытучыбыз юк, – дип белдерде мәктәп директоры Валерий Утяшов. Фаил Камаев бу җәһәттән барлык директорларга үз укучыларын укытучы һөнәренә әзерләргә кирәклеген искәртте, чөнки бу проблема киләчәктә тагын да көчәячәк дип ассызыклады.
Мусабай Завод мәктәбендә яңа уку елына парталар сатып алганнар. Барлык кабинетлар чиста, матур һәм җиһазландырылган. Кабинетларны караганда Фаил Камаев мәктәпнең иң өлкән укытучысы, 37 ел стажлы педагог Флюра Абдуллина белән аралашып алды. Мондый олы тәҗрибәле, югары квалификацияле укытучыга балаларга алга таба да белем бирергә, стажын 40 елга тутырырга язсын дип теләде район җитәкчесе.
Тикшерү вакытында Новотроицкое мәктәбенең пөхтәлеген билгеләп үттеләр тикшерүчеләр. Әлеге мәктәптә дә кадрлар проблемасы бар икәне ачыкланды. Мәктәп директоры Әдип Низамов сүзләренчә, рус теле укытучысы быел пенсиягә киткән, ә тарих укытучысы Кнәз мәктәбенә күчкән. Бу проблемага тагын да басым ясап, Фаил Камаев кадрлар әзерләүдә Яр Чаллы педагогия университеты һәм Алабуга педагогия институты белән эшләргә кушты. 
Рейд Комсомолец мәктәбендә дәвам итте. Мәктәптә шахмат үзәге оештыру турында сүз булды. 
– Шахматка өйрәтүче бар икән, мөмкинлектән файдаланырга кирәк, – дип белдерде район җитәкчесе.
Фаил Камаев шулай ук барлык мәктәп директорларына Теләнче Тамак интернатының торышына игътибар итүләрен сорады. Биредә капиталь төзекләндерү үткәргәннән соң өч ел узса да, бина бүген ремонтланган кебек сакланган, тыштан да, эчке ягы да чиста, каралган икәнен билгеләп үтте ул.
Иске Абдул мәктәбендә район җитәкчесе Фаил Камаев «ачык дәрес» уздырды. Мәктәп директорлары парталар артына утырды. Шулай итеп «укучыларга» мәктәпнең яңа директоры – моңа кадәр район мәгариф идарәсендә эшләгән Рамил Ямалтдинов тәкъдим ителде. 
Сәмәкәй авылында авыл җирлеге башкарма комитеты, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп бер бинада урнашкан. Тикшерүчеләр мәктәпнең кабинетларын, спортзалын һәм ашханәсен карадылар. Фаил Камаев ата-аналар ясаган чәчәк клумбасының матурлыгына игътибар итте, үз телефонына фотога да төшереп алды.
Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләре иң югары булган Кнәз мәктәбенә юл тоттык. Яңа уку елына кабинетларны әзерләгәннәр, ә менә спортзалга әле ремонт ясарга кирәк.
Яңа поселогы мәктәбендә уку елына әзерлек кысаларында башлангыч сыйныф кабинетларында ата-аналар ярдәме белән ремонт ясалган булса, Боерган мәктәбендә исә косметик ремонт башкарылган. Фаил Камаев Калмаш, Калмия мәктәпләренең чиста һәм матур булуына игътибар итте. Тикшерү Кече Шилнә мәктәбендә тәмамланды. 
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Бәтке, Иштирәк, Калмия, Кнәз, Кече Шилнә, Мәләкәс, Түбән Суыксу авылларында һәм Круглое Поле, Комсомолец, Яңа поселокларында балалар сәнгать мәктәбенең филиаллары эшли. Яңа уку елына алар да кабинетларда ремонт ясаган, җиһазларны яңарткан. Бар шартлар да тудырылган әлеге мәктәп шәкертләреннән югары күрсәткечләр һәм яңа казанышлар көтеп калабыз, дип белдерде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева.
– Мәктәпләр, гомумән алганда, яңа уку елына балаларны кабул итәргә әзер. 1 сентябрь көнне укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен мәктәпләрнең ишекләре ачылачак, – диде мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова рейдка гомуми йомгак ясап. Тикшерүнең тулы нәтиҗәләре исә шушы көннәрдә билгеле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев