Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Компьютерчы әбиләр сертификат алды

Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланган бу көннәрдә Мус. Завод урта мәктәбенең өченче буын университеты студентлары, ягъни өлкән яшьтәге авыл апалары өчен дә укулар ахырына якынлашты. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы Резидә Миннәхмәт кызы Гәрәева ике ай ярымлык компьютер курсларын үзләштергән 50-70 яшьлек укучылары белән саубуллаша, соңгы күрсәтмәләрен бирә. Шушы...

Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланган бу көннәрдә Мус. Завод урта мәктәбенең өченче буын университеты студентлары, ягъни өлкән яшьтәге авыл апалары өчен дә укулар ахырына якынлашты. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы Резидә Миннәхмәт кызы Гәрәева ике ай ярымлык компьютер курсларын үзләштергән 50-70 яшьлек укучылары белән саубуллаша, соңгы күрсәтмәләрен бирә. Шушы вакыт эчендә тәмам дуслашып, ахирәтләшеп өлгергән апаларның күңелләре күтәренке: бергә укыган көннәрнең күңелле мизгелләрен көлә-көлә искә төшерәләр. Ничек итеп дәфтәргә яза-яза компьютерны кабызырга өйрәнгәннәрен, "тычкан"ның тыңлаусыз угы (курсор) артыннан җитешә алмыйча аптырап, йөдәп беткәннәрен, әмма һәр төшенгән аңлатма, дәрес өчен кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенгән мизгелләрен онытырлык кынамы соң! Ә бүген инде алар иркенләп виртуаль дөньяда "хәрәкәт итәләр", интернет аша гына кайбер хезмәтләргә түләү, теләгән сайтларга керүне үзләштергәннәр. Һәркайсының өендә компьютер яки ноутбуклары бар. Бу ачык йөзле, сөйкемле апаларга карап торуы ук күңелле. Бүген бигрәк тә матур алар, прическаларга кадәр ясап килгәннәр. Чөнки соңгы звонок - истәлекле, кадерле бәйрәм. Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгелләр: РФ Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева "Россия пенсионерлар берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча региональ бүлеге исеменнән заманча техниканы иярләүдә уңышлар теләп 12 укучының һәркайсына сертификатлар тапшыра. Көтеп алган документларын кадерләп тоткан апалар яраткан укытучылары белән истәлеккә фоторәсемгә төшкәннән соң ихлас сөйләшү, җылы рәхмәт сүзләре белән алышу мул сыйлы чәй өстәле артында дәвам итте. Соңгы звонок әнә шулай күңелле нотада төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф љлкђннђр компьютерга љйрђнњ компьютер