Љлкђннђр тег белән яңалыклар
-
Өлкәннәребез булыша
Урак өсте җиттеме, игенче ветераннарыбыз һәр елны игеннәрне вакытында җыеп алуда, ашлык чистартуда, аны орлыкка салуда актив катнашалар. Бу яктан мин Биклән, Боерган, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыллары ветераннарының яшьләр белән беррәттән тырышып эшләүләрен әйтер идем. Биклән авылы ындыр табагында ашлык частартуда ветераннардан ике сменалы эш оештырыла. "Кама" агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендә...
-
Өлкәннәребез иҗат белән шөгыльләнделәр
Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар даими үткәрелеп килә.
-
Өлкәннәр шахмат һәм шашка уйнады
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Мусабай Завод мәдәният йортында район күләмендә шахмат-шашка ярышлары үтте. Чарада авыллардан 45 кеше катнашты. Иң күп спортчылар Теләнче Тамактан (9 кеше), Иске Дөреш һәм Новотроицкоедан (5әр кеше) килгәннәр иде.
-
Гасыр яшьтәшләренә – В. Путин котлавы
Бу көннәрдә районыбыз өлкәннәре РФ Президенты В. Путинның котлауларын кабул итә. Владимир Владимирович Россия көне уңаеннан 90 яшьтән узган гасыр яшьтәшләренә туган көннәренә исемле котлаулар юллады. Районыбыздан тәбрикләнүчеләр исемлегендә 7 кеше, алар туган көннәрен июнь аенда бәйрәм итәләр. Ә иң беренче булып РФ Президенты котлавы Мерәс авылында яшәүче Гайнелхаят Солтановага...
-
Компьютерчы әбиләр сертификат алды
Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланган бу көннәрдә Мус. Завод урта мәктәбенең өченче буын университеты студентлары, ягъни өлкән яшьтәге авыл апалары өчен дә укулар ахырына якынлашты. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы Резидә Миннәхмәт кызы Гәрәева ике ай ярымлык компьютер курсларын үзләштергән 50-70 яшьлек укучылары белән саубуллаша, соңгы күрсәтмәләрен бирә. Шушы...
-
Өлкәннәр компьютерга өйрәнде
Быел безнең Иштирәк мәктәбендә өлкәннәр өчен компьютер курслары эшләде. Анда авылыбызның 10 ветераны компьютерда эшләргә өйрәнде.
-
Өлкәннәр компьютерда эшләргә өйрәнә
Республикада өлкәннәрне президент программасы нигезендә компьютер гыйлеменә өйрәтү көннән-көн активлаша. Районда мондый укулар һәр авыл җирлегендә мәктәпләрдә оештырылды, дип хәбәр итте район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге башлыгы Хәмит Фәйзрахманов. Төркемнәр 2дән алып 8әр кешедән тора, агымдагы елның беренче кварталында район буенча 100 ветеран шушындый компьютер курслары үткән. Киләсе яртыеллыкта тагын...