Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Гасыр яшьтәшләренә – В. Путин котлавы

Бу көннәрдә районыбыз өлкәннәре РФ Президенты В. Путинның котлауларын кабул итә. Владимир Владимирович Россия көне уңаеннан 90 яшьтән узган гасыр яшьтәшләренә туган көннәренә исемле котлаулар юллады. Районыбыздан тәбрикләнүчеләр исемлегендә 7 кеше, алар туган көннәрен июнь аенда бәйрәм итәләр. Ә иң беренче булып РФ Президенты котлавы Мерәс авылында яшәүче Гайнелхаят Солтановага...

Мерәс авылының Сәйдәшев исемендәге урамындагы ак капкалы йорт янына килеп туктыйбыз. Максатыбыз - Президент котлавы алган Гайнелхаят әби белән күрешеп сөйләшү. Без капкадан керүгә, өй алды баскычында чигүле камзул кигән ак яулыклы әбекәй үзе күренде.Итагатьле генә исәнләшкәннән соң, урам яктагы эскәмиягә утырып әңгәмә корабыз.

Шөкер, Гайнелхаят әби Гыйбадулла кызы Солтанованың хәтер сандыгы бай, зиһене әйбәт. Яшьлеге бик авыр елларга, Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Абыйларын бер-бер артлы сугышка алганнар. Яшьтәш егетләре дә калмаган авылда. Бөтен эш Гайнелхаят кебек кызлар өстенә төшкән. Гаиләдә абыйларыннан өзелеп хат-хәбәр көтсәләр дә, хәрби частьлардан кайгылы хәбәрләр генә килгән. Өч абыйсы да фронтта һәлак була. Гаиләгә ябырылган кайгыны ана йөрәге күтәрә алмый, ул гүр иясе була. Әтисе элегрәк бакыйлыкка күчә. Нишләргә ятим, үксез кызга? Әтисенең туганы кышын суыкта катып үләрсең дип, аны үзе белән Мәскәүгә алып китә. Андагы хәлләр дә җиңелдән түгел, башкала фронт янындагы кала дип игълан ителгән, кешеләрне эвакуациялиләр. Гайнелхаят бер төркем кызлар белән окоплар казырга җибәрелә. Монда да ярымачлык, көн-төн җир казыгач, ниһаять, туган авылына кайтып сыена, туганнарында яшәп, фермага эшкә урнаша. Бөтен эш кулдан башкарыла, суны малларга көянтә-чиләк белән ташып эчерәләр, зур авырлык белән малларны кышлатып чыгаралар. 1945 елның 9 мае. Җиңү шатлыгы. Акрынлап авылга җиңүче солдатлар кайта башлый. 1946 елның көзендә Гайнелхаятны сугыштан кайткан Мәгъсүм исемле егеткә димлиләр. "Күрешкән, йөрешкән егетем булмаса да, тора-бара ияләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, яшәп киттек. Тормыш иптәшем бик акыллы, эшчән булды. Тәгәрмәчле тракторда эшләде, калдау җирләрне, канауларны сөреп, чәчүлеккә әверелдерде. Бик тырыш иде Мәгъсүмем. МТСка беренче чылбырлы тракторлар кайткач, аларны өйрәнеп, җир сөрде, чәчүен чәчте. Чын игенче иде, үзе чәчкән игеннәрнең мул уңыш бирүенә ихлас сөенә белде", - дип бергә торган чакларын искә төшереп алды әбиебез.

Үзе дә эшкә бик уңган була Гайнелхаят әби. Фермада сыерлар савудан тыш, малларга азык кертә, астын җыештыра, суын ташый. Өлгерә, бөтенесен җиренә җиткереп башкара. Һәр елны әйбәт күрсәткечләр белән тәмамлый. Кул сәгате белән бүләкләүләрен зур вакыйга итеп сөйли. Мәскәүгә, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашуын, анда диплом белән бүләкләнүен дә искә алды. Гаиләсендә әйбәт хуҗабикә булган, абзар тулы мал асраган, умарталар тоткан ул. "Былтырга кадәр умарта тоттым. Корт чагып, кан басымың күтәрелер, дип балаларым туктатты бу эшемнән", - диде Гайнелхаят әби, көлемсерәп. Үзе әйтмешли, Аллаһыга шөкер, 80 яшенә кадәр чирнең ни икәнен белмичә яшәгән. Ире Мәгъсүм белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. "Әйбәт яшәдек, 67 яшендә кинәт кенә вафат булды, мәрхүмем. Бүген балаларым, оныкларым шатлыгы белән яшим, алар исәнлегенә көн дә дога кылам. Яшьлегебездә күп нужалар күргәнгәдер, Ходай тәгалә, картлыгымны бәхетле, тыныч итте. Тамакларыбыз тук, тормышларыбыз бөтен. Янымда кадерле кешеләр - улым Илдус, киленем Лилия. Биш баламның да исән-сау булуы, аларның тату гаилә корулары, 12 оныгым, 6 оныкчыгымның исәнлеге миңа яшәү дәрте бирә", - ди әбекәй, шатланып. Балалары күбесе лаеклы ялда, шөкер, әниләренең хәлен белеп торалар.

Ватан сугышы чорында тылда батырларча хезмәт куйган Гайнелхаят Гыйбадулла кызы Солтанованы Россия Президенты В. Путинның котлавы һәм Рәхмәт хаты тирән дулкынландырды. Илбашы утны-суны кичкән, ил язмышы өчен күп авырлыкларны җиңгән буын вәкиле буларак Гайнелхаят әби Солтановага чиксез рәхмәтен әйтеп, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар, озын гомер теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр В. Путин котлавы