Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өлкәннәр шахмат һәм шашка уйнады

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Мусабай Завод мәдәният йортында район күләмендә шахмат-шашка ярышлары үтте. Чарада авыллардан 45 кеше катнашты. Иң күп спортчылар Теләнче Тамактан (9 кеше), Иске Дөреш һәм Новотроицкоедан (5әр кеше) килгәннәр иде.

Авыл җирлеге хезмәткәрләре кунакларны якты йөз, тәмле чәй белән каршы алды. Ярышлар бик кызу барды. Шулай да, һәр уенның җиңүчесе булган кебек, бу юлы да беренче өч урын билгеләнде.

Шахмат уенында ир-атлар арасында призлы урыннарны Теләнче Тамак спортчылары Гомәр Маннанов, Юрий Овсянников, Розалин Хәбибуллин алдылар. Хатын-кызлар арасында Яңа поселогыннан Лидия Удовенко беренче, Теләнче Тамактан Ярия Зыятдинова икенче урынга чыкты. Шашка ярышында призлы урыннарны алучы ир-атлар барысы да Теләнче Тамактан. Ибраһим Нурхәмәтов беренче, Язкәр Ганиев - икенче, Мөдәррис Лотфуллин өченче булды. Хатын-кызлар арасыннан Иске Дөрештән Фәридә Сәгыйдуллина - беренче, Мусабай Заводтан Фәридә Фәрхетдинова һәм Гөлчирә Бикмөхәммәтова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Призлы урыннарга ирешкән спортчылар район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм медальләре белән бүләкләнде. Даими иганәчебез Әсхәт Галиев һәр катнашучыга үз бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр шахмат џђм шашка