Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өлкәннәр компьютерга өйрәнде

Быел безнең Иштирәк мәктәбендә өлкәннәр өчен компьютер курслары эшләде. Анда авылыбызның 10 ветераны компьютерда эшләргә өйрәнде.

Күп вакытларын өйләрендә үткәргән өлкәннәр тормышында бер яңалык, кызыклы шөгыль булды ул. Укытучылары, башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Гарифуллина һәр дәресне кызыклы итеп үткәрергә тырышты. Аңлаешлы булсын өчен ул слайдлар әзерләп күрсәтте.

Реклама

Компьютер курслары өлкәннәр өчен үзенә күрә бер аралашу урыны да булды. Укудан тыш алар бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үттеләр. 23 февральдә төркемдәге бердән-бер ир-ат Павел Евдокимовны тәбрикләсәләр, ул, үз чиратында, хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады. Шулай итеп өлкәннәр тормышына бер ямь өстәгән уку көннәре сизелмичә үтеп тә китте. 26 апрельдә компьютер курсларын төгәлләүчеләрнең чыгарылыш кичәләре узды. Өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, кулларына чыгарылыш альбомнары, бүләкләр алып өйләренә таралышты. Әмма берничә ай эчендә берләшкән бу коллектив сабакташларын еш искә алыр әле. Бер-берсенә компьютер аша сәлам хаты булса да юллар дип ышанам. Ә бар күңелен биреп укыткан укытучылары Гөлнара Сәүбән кызын компьютер дөньясына алып кергән беренче укытучы буларак истә калдырырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр компьютер

2
X