Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Байлар кызы Алисә – фәнни тикшеренүче

Шушы көннәрдә Күзкәй урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алисә Шакирова "Мин - тикшеренүче" дип исемләнгән Идел буе яшүсмерләр фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.

Республика мәктәпләре җибәргән фәнни эшләр арасыннан сайланып финалга үтүе, аннан соң галимнәр алдында чыгыш ясавы турында дулкынланып сөйли Алисә. Фәнни эшенең темасы - "Катнаш урман мисалында урман биоценозын өйрәнү". Биоценоз ул - җир-хәят гомумилегенең тереклек өлеше - вак организмнар, гөмбәчекләр, үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар гомумилеген тәэмин итүче тере затлар җыелмасы дип, бөртекләп аңлатмасын да бирде Алисә. Ул үзе кечкенәдән табигатькә мөкиббән, аның могҗизаларга бай искиткеч дөньясы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Көн саен 4 чакрымдагы Иске Байлар авылыннан йөреп укучы бу җитди кызның фәнни эш белән ныклап шөгыльләнеп китүенә исә яраткан укытучысы - Күзкәй урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәрен алып баручы Вәсимә Вагыйз кызы Карпова этәргеч биргән. "Берничә ел инде ихлас кызыксынып экология түгәрәгендә шөгыльләнәм, бергәләшеп урманга экскурсияләргә чыгабыз, табигатьне саклау мәсьәләләре хакында дөньяви мәгълүмат белән танышабыз, фикер алышабыз, бәхәсләшәбез. Шундый мәртәбәле фәнни бәйгедә призлы урын алуым да - остазым Вәсимә апа белән бергә яулаган уртак җиңүебез," - ди Алисә тыйнак елмаеп. Киләчәккә планнарын, сайлаячак һөнәрен дә экология белән бәйли ул. Казан дәүләт икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиалына, экология факультетының бюджет бүлегенә чакырулы булуы үзе бер мәртәбә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фђннитикшеренњ конференциясе