Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моңга төрелеп яши күңелләрдә

Шагыйрьнең туган авылы Күзкәйгә – ул укыган мәктәп укучылары белән очрашуга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласый исемендәге премияләр иясе, танылган язучы, шагыйрь, публицист Айдар Хәлим һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, прозаик, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты, Фатих Хөсни, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр иясе, драматург Рәдиф Сәгъди килде.

Кунакларны мәктәп укучылары Булат Гайнетдинов белән Зилия Шәехова милли сыебыз чәкчәк белән каршылады. Йортка кунак килү, гомумән, сөенечле вакыйга. Шуңа күрә мәктәптә алдан ук зур хәзерлек алып барылды. 80 еллык тарихы булган бу уку йорты төрле елларда әдәбият дөньясына Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин, Салисә Гәрәева кебек танылган шагыйрьләрне, Габделхәй Сабитов, Галимҗан Вәлиев кебек язучыларны биргән. Фәннүр Сафин иҗатына багышланган «Һәр авылның үз шагыйре, үз Тукае бар бит ул» дип исемләнгән күргәзмәләр әзерләнде һәм килгән кунакларыбызның китаплары куелды. 
Кичә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинетында узды һәм аны шушы фән укытучысы Назилә Авзалова бик матур итеп алып барды. Очрашуны кыскача чыгышы белән мәктәп директоры Айрат Насыйров башлап җибәрде.
– Фәннүр Сафин укыган иске бина юк икән инде. Балалар, сез бүген матур итеп төзелгән, якты, җылы, нурлы бинада белем аласыз, – дип башлады чыгышын олуг язучы Айдар Хәлим. – Сөйләр сүзем бик күп сезгә, күңел кылларыгызга кагыласым, уйландырасым килә. Иң мөһиме – телебезне, йолаларыбызны сакласак иде. Авылдаш язучы абыегызның шигырьләрен яхшы беләсездер, туган якны, аның табигатен ярату белән сугарылган алар. Күпме шигырьләре җырга салынган һәм аны бүген дә яратып җырлыйлар. Тыныч холыклы, уйчан шагыйрь белән без иҗатташлар идек. Бик сөендем, аны гел искә аласыз, хөрмәт итәсез, – диде ул. Аннары берничә шигырен укып күрсәтте.
Драматург Рәдиф Сәгъди балаларга мөрәҗәгать итеп: «Безнең милләт электән үк иң укымышлы халык булган. Китаплар дөньясы үтә кызыклы, күп укыгыз, спорт белән шөгыльләнеп, нык кешеләр булып үсегез», – дип киңәш бирде. Укучыларыбыз Илдар Низамов, Адилә Нуриева, Чулпан Ризатдинова үзләре язган шигырьләрен дә укып күрсәттеләр.
Очрашу бик җылы шартларда матур узды, укучылар язучыларга сораулар бирделәр, күчтәнәч итеп алып килгән китаплары белән таныштылар.
Ахырдан Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев чыгыш ясап, язучыларга рәхмәт белдерде: «Бүген олылап искә алган язучылар истәлеген саклыйбыз, алар – безнең горурлыгыбыз. Ә сезне киләчәктә яңа очрашуларга көтеп калабыз», – диде ул.
Фәннүр Сафинның туган көнен без ел саен билгеләп үтәбез. Юбилейларын, туган көннәрен уздырып торабыз, 60 яшьлек юбилеен исә олуг язучыларыбыз белән бергә Казанга барып үткәрдек. Узган ел аның 70 еллыгы зурлап «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылды. Бу очрашуларның ел саен фестиваль булып узуы һәм Фәннур Сафин премиясен булдыру авылдашлары өчен бик зур горурлык. 

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА, 
китапханә мөдире.

Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев