Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ут чыгу сәбәпле, Тукай районы Олы Шилнә авылында хуҗалар йортсыз да калган, үзләре дә зыян күргән

27 мартта, кичке сәгать җиделәр тирәсендә, Олы Шилнә авылының Тукай урамындагы вакытлыча төзелгән бер йортны ут ялмап ала. Бу вакытта йортта хуҗабикә һәм аның ун яшьлек улы була. Янгынны күреп, ана кеше улын коткарырга дип аның бүлмәсенә йөгерә. Йорт эчен кара төтен тутыра, ут чигенү юлын яба. Янгын сүндерүчеләр әни...

27 мартта, кичке сәгать җиделәр тирәсендә, Олы Шилнә авылының Тукай урамындагы вакытлыча төзелгән бер йортны ут ялмап ала. Бу вакытта йортта хуҗабикә һәм аның ун яшьлек улы була. Янгынны күреп, ана кеше улын коткарырга дип аның бүлмәсенә йөгерә. Йорт эчен кара төтен тутыра, ут чигенү юлын яба. Янгын сүндерүчеләр әни кеше белән баланы йортның икенче этажыннан эвакуациялиләр. Төтен белән агуланганга күрә аларны шунда ук Чаллы шәһәренә, больницага җибәрәләр. Янгында аларның бар мөлкәте, документлары янып бетә. Кызганычка каршы, йорт иминиятләштерелмәгән була. Янгын сәбәбенә килгәндә, ул йортка терәп, бер түбә астында төзелгән мунча миче аркасында килеп чыга дип фаразлый, янгын сүндерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев