Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы»нда бар Тукай районы катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыру максатыннан оешкан «Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 20 апрельдән 27сенә кадәр «Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» атналыгы уздырды. «Әлеге акциядән райондашлар да читтә калмады. Авыл җирлекләрендә бу атнада бик күп игелекле эшләр кылынды», - ди район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова.

Җиде көннең һәрберсе аерым юнәлешләрне үз эченә алды. 20 апрельне активистлар «Мәрхәмәтле башлангычлар көне» дип атады. Ул көнне район авылларында, мәгариф, яшьләр оешмаларында флешмоблар оештырылды. Мәсәлән, «М.И.Г.» активистлар отрядыннан 6 кеше аз керемле, күп балалы гаиләдә яшәүче балигъ булмаган балалар өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләгән иде.

Икенче көн «Дуслык көне» буларак үтте. Мәктәпләрдә бу көнне дуслык, бер-береңне аңлау, сабырлык кебек сыйфатлар турында сөйләштеләр. «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре ул көнне югарыда әйтелгән категориядәге 6-9 яшьлек 10 бала өчен толерантлык дәресе үткәрделәр.

22 апрельдә исә «Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» атналыгы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында волонтерлар халыкка «Георгий тасмасы» тараттылар. «Татарстан» совхозы поселогында һәм Кнәз авылында ул көнне «М.И.Г.» отряды волонтерлары эшләде. Алар тасмаларны җирлек халкына һәм «Шәфкать» үзәгенә килгән Круглое Поле укучыларына тараттылар. «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылу һәркемдә горурлык хисләре уятты.

«Мәрхәмәтле сүзләр көне» кысаларында мәктәпләрдә «Гомер игелекле эшләр өчен бирелгән» дигән дәресләр уздырылды.

Реклама

«Игелекле хезмәтләр көне»ндә район волонтерлары - мәктәп укучылары, яшьләр «Чиста өй», «Ветераннарның чиста ишегалды» акцияләре оештырдылар. «Чиста өй» акциясендә 41 социаль хезмәткәр, 55 волонтер катнашты. Алар 24 авылда ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларның өйләрен җыештырдылар. «Ветераннарның чиста ишегалды» акциясе кысаларында волонтерлар йорт яннарын чүпләрдән, корыган үләннәрдән арындырдылар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәйрия ярдәме күрсәтү максатыннан ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрелде, һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр чистартылды, зиратларда караучысыз калган каберләр тәртипкә китерелде. Бу эшләр «Һәйкәлләргә юл. Изгелек ярминкәләре» көнендә башкарылды.

Шулай ук райондашлар «Җиңү агачы» дигән бөтенроссия акциясенә кушылып, яшь үсентеләр утырттылар. Монда балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Әби-бабайларының батырлыгы хөрмәтенә агачлар утырту чарасында сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең оныклары, оныкларының балалары чакырылды.

«Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» атналыгы кысаларында үткән барлык чаралар фотолары белән социаль челтәрләрдә урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев