Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа завод орлык кабул итәргә әзерләнә

Россиядә орлыкчылыкны үстерүгә юнәлтелгән программа кысаларында узган елның 24 июнендә безнең районның Новотроицкое авыл җирлеге территориясендә югары технологияле орлык заводы төзелешенә нигез салынды. Әлеге предприятиене төзүнең максаты - Татарстандагы иң эре агрохолдингларның берсе булган "Агрокөч төркеме" ЯАҖе составындагы агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итү һәм бөртеклеләрнең уртача уңышын - 5-7...

Төзелешнең масштабы, кыска гына вакыт эчендә башкарылган эшләрнең күләме шаккатмалы. Әле иртә язда гына 19 гектарлы мәйданда монтажчылар беренче башняны гына җыеп ята иде. Бүген биеклеге 40 метрга күтәрелгән шундый башняларның саны 24 кә җиткән, башка эреле-ваклы сыешлыклар, складлар да 20ләп. "Кама" агрофирмасы директорының орлык җитештерү буенча урынбасары, белгечлеге буенча югары белемле агроном Айбулат Якупов эчке бер горурлык белән түбәләре күккә ашкан мәһабәт сыешлыкларның әле берсе, әле икенчесе янында тукталып, һәркайсының нинди вазыйфа башкарачагын тәфсилләп сөйли. Әйтик, иң биек 24 башняда төрле культураларның элиталы орлыклары сакланачак. Бу төп сыешлыклар инде әзер дияргә була. Электр үткәрү, көйләп җибәрү эшләре генә калган. Айбулат Мөнир улыннан сыешлыкларның файдалану срогы, ныклыгы турында кызыксынам. "Эйфель башнясы күпме тора, безнең завод та шул гомер хезмәт итәчәк дип ышандыра белгечләр," - ди ул елмаеп. Хикмәт монтажлау технологиясендә икән. Конус формасындагы башня урынында түгел, ә бераз читтәрәк, махсус болтлар һәм гайкалар ярдәмендә беркетелеп түгәрәк металл пластинкалардан җыела. Җыелып беткәч, 40 метрлы сыешлык 300 тонна күтәрешле куәтле кран ярдәмендә бетон мәйданга беркетелгән махсус "аякларга" утыртыла. "Әлеге технология бүгенге көндә иң чыдамнардан һәм ныклылардан санала. Бер генә урында да эретеп ябыштыру кулланылмый. Нәкъ шушы үзенчәлеге һәм озак елларга исәпләнгән ныклыгы өчен әлеге фирмаларның проектына өстенлек бирелде дә инде," - дип ачыклык кертә баш белгеч. Аннан соң бу проектта һәр процессның эзлеклелеге - ашлыкны кабул итүдән алып, чистартып, киптереп, кондициягә китереп сакланган орлыкны кабат басуга чәчү өчен әзерләүгә кадәр - секундлар, миллиметрга кадәр төгәллек белән компьютер программасына кертелгән. Һәркайсы 1,5-2 тонна орлык сыешлы бункерларның җирдән 6 метр өстә урнашуы (орлык дымланмый), махсус вентиляторларның астан һава өрдереп торуы (кызышмый), кызган һаваның түбәдәге клапаннар аша чыгып китүе - һәммәсе дә уйланылган, исәпләнгән. Автомат-үлчәгеч аша берьюлы 3 машина ашлыкны кабул итү, бушату, махсус линияләр буенча беренчел чистартуга, аннан соң киптерү, саклау башняларына җибәрүне дә компьютер контрольгә алып, көйләп тора. "Иң мөһиме, бер линия икенчесе белән беркайчан да кисешми, шуңа күрә бер культураның икенчесе белән, әйтик арпа белән бодайның буталу куркынычы юк. Орлыкның көздән язга кадәр һәрдаим хәрәкәттә булуы да аның югары сыйфатын билгели, чөнки орлык тере организм, ул сулап торырга тиеш," - ди баш белгеч.

Компьютерга көйләнгән заводның даими штаты да 15-20 кешедән артмаячак, бер сменада нибары 7 оператор хезмәт күрсәтәчәк. Шуңа күрә белгечләргә таләпләр бик катгый: һәр монтажчы югары техник белемле булу өстенә компьютерны бик яхшы белергә тиеш.

Ә бүген биредә төзелешнең кызган чагы. Волгоградның "Мельмонтаж" предприятиесе, шулай ук Чаллының Волгомонтаж белгечләре соңгы монтаж эшләрен төгәлләп килә. Бүгенге көндә алар бигрәк тә алны-ялны белми эшли. Вакыт ашыктыра. Урып-җыю башланган чорга завод тулы әзерлектә булырга тиеш. Яңа предприятие, бөтен коллектив өчен иң җаваплы сынау елы да быел - завод яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яћа завод