Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа шкафлар, яңа уен почмаклары – балаларга иганәчеләрдән бүләк

Сәмәкәй авылы балалар бакчасына бүген, күгәшлеләрне һәм сәетлеләрне дә кертеп, барлыгы 19 бала йөри. Бер төркемгә җыелган әлеге сабыйлар белән бер тәрбияче, бер кече тәрбияче эшли. Бакчада шартларны яхшырту максатыннан күптән түгел биредә шактый эшләр башкарылган. Иганәчеләр төрле җиһазлар алу өчен 60 мең сумга якын ярдәм күрсәткәннәр.

Бакча мәктәп бинасында урнашкан. Бинаның интернат өчен дип төзелгән өлешендә бакча буларак ул 2000 елда эшли башлаган. 19 бала өчен биредә бүлмәләр шактый киң, иркен, үзенә бер җылы мохит хөкем сөрә. Әти-әниләр бакчабыз эшләсен генә дип торалар. Бакча мөдире Гөлфирә Петрованың әйтүенчә, җирлектәге бакчага йөрергә теләгән барлык балалар урыннар белән тәэмин ителгән.

«Моңа кадәр дә иганәчеләрнең ярдәмен тоеп яшәдек, - дип сөйли Гөлфирә Әюповна. - Иске тәрәзәләрне пластикка алыштырырга авыл җирлеге депутаты, «Яр Чаллы элеваторы» директоры Исхак Шәйхетдинов булышты. 2013 елда аның ярдәме белән янгын куркынычсызлыгы өчен кулланыла торган запас ишекне алыштырдык, 2014тә ашханә идәненә яңа линолеум җәйдек. Шулай ук «Шилнә» җитештерү кооперативы да һәрдаим булышып тора», - ди ул.

Исхак Шәйхетдинов бу юлы да бакчага ярдәм итүен сорап шәхси эшмәкәр Азат Сәлимгәрәевка чыккан. Эшмәкәр күчергән акчага уенчыклар кую өчен яңа стенка сатып алынган.

«Ирек» хуҗалыгы яңа кием шкафлары китереп урнаштырган. «Аның җитәкчесе Рөстәм Хаҗиевның үзенең дә оныгы безнең бакчага йөри. Хәлләребезне ул һәрвакыт сорашып тора. Бу юлы ярдәмен үзе тәкъдим итте», - дип аңлатып үтә бакча мөдире.

Ата-аналар комитеты соравы буенча «Челны-Лифт» оешмасы директоры Михаил Подсекаев иганәчелек ярдәме күрсәткән. Алар Күгәш авылы фермеры Вахит Тәхәвиев белән «Аш бүлмәсе», «Чәчтараш», «Шифаханә», «Йокы бүлмәсе» кебек уен почмаклары булдырганнар.

Сабыйлар барысы да бик канәгать, яңа стенкалардагы яңа уенчыклар яныннан китәселәре дә килми. Бакча мөдире, тәрбиячеләр, ата-аналар да нәниләрне сөендерүче әлеге игелекле затларга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев