Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа поселогы балалар бакчасында тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. Нәниләр моңа бик шат

Балалар бакчаларындагы искергән тәрәзәләрне яңага алыштыру буенча районда быел тулы куәтенә эш барды. Бүгенге көнгә яңартуны сораган 710 тәрәзәнең 409ы алыштырылган. Бу зур эшне башкаруга хәйриячеләр исәбеннән барлыгы 4 млн сумга якын акча тотылган. Эш әле дәвам итә. Подряд эшләрен нигездә район җирлегендәге «Пластик» җәмгыяте башкара. Инде алты бакчада эш...

Бакча бинасы моннан 37 ел элек төзелгән булган. Шул вакытта куелган тәрәзәләргә моңа кадәр бер дә кул тимәгән. «Әлбәттә, 40 елга якын хезмәт иткән агач тәрәзәләр алыштыруны таләп итә иде инде. Ямаштырып-ябыштырып дигәндәй, карап тордык инде без аларны. Балаларга җил тидермәскә тырыштык. Район җитәкчелегенең бу идеясе бик вакытында һәм урынлы булды. Оештыручылар да, иганәчеләр дә, подрядчылар да бик кирәкле гамәл башкардылар», - ди бакчаның мөдире Зәйтүнә Камалиева.
«Каенкай»да барысы 58 тәрәзә бар. Аның 11е әлеге программа кысаларыннан тыш, 2010-2012 елларда яңартылган булган. Ә агымдагы елда җәмгысы 47 яңа тәрәзә куелган. «Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта, район җитәкчесе Васил Хаҗиев бу сүзне әйткәндә, без әлеге эшнең барып чыгарына ышанып та җитмәгән идек. Каян, кемнәрне генә табып бетерербез икән дип борчылган идек. Чынлыкта, иганәчеләрне үзебезгә эзләп йөрергә дә туры килмәде. Игелекле затлар безгә булышу тәкъдиме белән үзләре чыктылар. Бүген менә, Аллага шөкер, яңа тәрәзәләребез ялт итеп елмаеп тора. Бакчага тагын да яктылык, җылылык өстәлде», - ди Зәйтүнә Варисовна.
Ә алыштыру эше «Каенкай»да болайрак башлана. Февраль аенда, районда авыл җыеннары барган көннәрдә бакча мөдиренә телефоннан «Гигант» җәмгыяте директоры Риф Имамов шалтырата, хәлләрен сораша. Аннары тәрәзәләр куярга ярдәм итү теләген белдерә. Шулай итеп, ул вакытта Риф Хәнифовичның финанс ярдәме белән бинаның гигиена бүлмәләрендә 6 тәрәзә алыштырыла, ул барысы 95 мең сумга төшә.
Аннан соң, күп тә үтми, бакчага «СМУ-26» оешмасының эшчеләре килеп керәләр. Рөхсәт сорап, тәрәзәләрнең үлчәмнәрен ала башлыйлар. «СМУ-26» төзелеш-монтаж эшләре белән шөгыльләнүче предприятие. Оешманың җитәкчесе Һади Бикиев үзе Яңа поселогында яши. «Мин башта аптырап калдым, - ди Зәйтүнә Варисовна. - Безнең түләргә акча юклыгын әйткәч, анысы сезнең проблема түгел, диделәр». Озак та тормый, предприятие эшчеләре тәрәзәләрне алыштыра да башлыйлар. Җәйгә төркемнәрдә 32 яңа тәрәзә куела - иганәче оешма 600 мең сумлык эш башкара.
Шулай итеп, көзгә кергәндә коридорда, щитовойда һәм медицина кабинетында алыштырасы тагын 9 тәрәзә кала. Аларның 6сын - коридордагыларын яңартырга кабат ярдәм кулын «Гигант» җитәкчесе Риф Имамов суза. Бу юлы да хуҗалык балаларга уңай шартлар тудыруга 95 мең сум акчасын тота. Гомумән, Риф Хәнифович бакчага даими ярдәм итүчеләрнең, нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә кире какмаучыларның берсе. Зәйтүнә Варисовна аңа аерым рәхмәтен җиткерә.
Калган 3 тәрәзәне куярга исә поселокның шәхси эшмәкәрләре Лариса һәм Рөстәм Галиуллиннар булыша. Алар бакча каршында гына шәхси кибет тоталар. Биредәге үзгәрешләрне күреп торалар. «Каенкай»га туганнарының балалары да йөри. «Тәрәзәләрне алыштырып бетерәсез бит инде. Безнең дә өлешебез керсен, авыл уртасындагы бакчабыз матур булсын», - дип, калган иске тәрәзәләрне яңартырга сүз бирәләр. Шушы көннәрдә алар да куелып бетте, бинаның тышкы һәм эчке ягы бөтенләй яңа төс алды.
Яңа поселогы балалар бакчасы - райондагы чагыштырмача зур булган мәктәпкәчә учреждениеләрнең берсе. Бүген биредә дүрт төркемгә 111 бала йөри. Зәйтүнә Варисовнаның әйтүенчә, поселокта балалар саны артуга бара. Җирлеккә читтән күченеп кайтучы яшь гаиләләр дә күп. Сабыйларга бакчада уңай шартлар тудыра алуларына бик сөенүләрен, мондый күләмле эшләрне башкаруга ярдәм итүчеләргә ата-аналарның да бик рәхмәтле булуын белдерә бакча мөдире. «Хәзер инде безнең өстә бинаның электр системасын алыштыру, җылылык радиаторларын яңарту, түбә алыштыру кебек зур эшләр тора», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү