Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа ел – һәр бала өчен могҗизалар чоры

Кыш бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә районның һәр авыл җирлегендә изге күңелле апа-абыйлар инвалид балаларны Яңа ел белән котлыйлар, аларга үзләренең бүләкләрен тараталар. Кнәз авыл җирлегендә дә шәхси эшмәкәр Хуршед Муродов һәм җирлек башлыгы Тамара Белова Кыш...

Кыш бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә районның һәр авыл җирлегендә изге күңелле апа-абыйлар инвалид балаларны Яңа ел белән котлыйлар, аларга үзләренең бүләкләрен тараталар. Кнәз авыл җирлегендә дә шәхси эшмәкәр Хуршед Муродов һәм җирлек башлыгы Тамара Белова Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп инвалид балаларны Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Иганәчеләр дүрт бала - Альберт Шәрәфиев, Данил Рәхмәтуллин, Даниил Кащеев һәм Руслан Гайнетдиновның өйләрендә булдылар. Күчтәнәчләргә чын күңелдән шатланган балаларын күреп, әти-­әниләр дә сөенде. «Сабыйларның самими елмаюыннан үзебезнең дә күңелләргә рәхәтлек иңә», - ди һәр ел саен әлеге игелек чарасында катнашучы Хуршед Муродов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм Яңа ел