- Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар булдыру - күркәм, кирәкле гамәл. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан дәвердә бу аеруча куандыра. Сугыш дәһшәтен күреп-тойган, коточкыч кыенлыклар кичкән ил ирләре һәм хатын-кызларның тәннәре белән бергә күңелләре, йөрәкләре дә яралы. Ярты гасырдан артык вакыт узып, тәндә калган яралар үзен көннән-көн ныграк...
Ветеранның фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Чыннан да бит, өлкән буын вәкилләренә аерым игътибар, кайгырту кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераннарына бигрәк тә. Шуңа күрә «Бердәм Россия» фиркасе башлангычы белән республика һәм район больницаларында, «Безнең кадерле ветеран» проекты кысаларында ветераннар палаталары булдырылды. Палаталарның өлкәннәр өчен никадәр уңайлы, матур булуы хакында әйтү генә җитми - күрергә кирәк. Без шулай эшләдек тә. Моңарчы да район больницасына барып, әлеге палаталарда дәваланучы ветераннар, табиблар белән сөйләшеп, бар уңайлыкларны күреп кайткан бар иде. «Нинди яңалыклар бар икән?» - дип кызыксынып, кабат больницага юл тоттым. «Безнең кадерле ветеран» проекты буенча башкарылучы эшкә күз-колак булып торучы югары категорияле табибә, баш табиб урынбасары Наилә Гессерның ишеген кактык.
- Июнь ахырында гына неврология һәм хирургия бүлекләрендә ветераннар өчен ике палата әзерләнә дип сөйләгән идек. Бүгенге көндә анда капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Телевизор антеннасы, электр чыбыклары уздыру кебек вак-төяк эш кенә калган. Аннары әлеге палаталарны җиһазландыруга керешәчәкбез. Моннан кала ветераннар өчен терапия бүлегендә дә палата бар. Анысын үткән килүегездә күреп киткән идегез инде. Яңарак кына гинекология бүлегендәге бер палатада ремонт эшләрен башлап җибәрдек. Биредә эшчеләр әлеге вакытта иске сантехника җиһазларын яңасына алыштыру, плитка ябыштыру белән мәшгульләр. Бер урында хәрәкәтсез тормыйбыз, эшлибез, - ди Наилә Камил кызы.
Эш эш белән, ә бит аның чыгымнары да юк түгел. Бу хакта да табибә белән җәһәт кенә сөйләшеп алабыз. Наилә Гессер сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен булдырылган палаталарда төзекләндерү эшләрен башкару, аларны җиһазландыру өчен акча белән биредә шефлык итүче район предприятиеләре җитәкчеләре, җирле эшмәкәрләр ярдәм итә. Моннан кала, больница да әлеге палаталарны тәртипкә китерү өчен үзеннән өлеш кертә.
- Түләүле нигездә хезмәт күрсәтүдән кергән акча хисабына больница үзе дә әлеге палаталарны төзекләндерү, җиһазландыру өстендә зур эш башкара. Әйтик гинекология бүлегендәге сигезенче палатадагы ремонтны без больница хисабына ясыйбыз. Ремонттан соң аны җиһазландыруны шефлык итүче предприятиядән көтәбез. Неврология бүлегендәге палатаны да больницага кергән акчага ремонтлаган идек, - дип сөйли Наилә ханым.
Хирургия һәм неврология бүлекләрендә башкарылган ремонтның нәтиҗәсен күрәсе килү мине иң элек неврология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гөлнара Фатыйхова белән очраштыра. Унсигез елга якын район больницасында эшләүче бу мөлаем ханым белән бүлек эченә үтәбез.
- Менә шундый ремонт ясадык быел биредә, - дип сүз башлый Гөлнара ханым, сигезенче санлы палата ишеген ачып, түргә узгач та. - Ветераннарыбыз өчен биредә бар уңайлыклар да булачак. Юыну бүлмәсе бөтен шартларына туры китереп, яңа сантехника җиһазлары куелып эшләнгән. Өстәл-ятак ише җиһазларны урнаштырып, вак-төяк эшләрне башкарып чыгасы гына калды, - диде ул.
Хирургия бүлегендә урнашкан тугызынчы санлы палата да чисталыгы, яңа, матур обойлар ябыштырылган стеналары белән күзне иркәли.
- Июль ае ахырына биредә төп эшләр беткән иде инде. Палата заманча, үз өеңдәге кебек мохитне тудыру өчен мөмкин кадәренең һәммәсе эшләнә, - ди әлеге бүлектә вакытлыча өлкән шәфкать туташы вазифасын үтәүче егерме өч яшьлек Лениза Гыйләҗева.
Чыннан да, биредә күрсәтер эшләре дә, сөйләр сүзләре дә бар. Бу палаталарны тулысынча ясап бетереп, җиһазландырып та куйсалар - менә дигән булачак. Ә бит дәвалау учреждениесендә үз өеңдәге кебек мохит тудыру, дәвалау ягыннан зур файдага ия, ди психологлар. Моны район больницасында эшләүче табиблар үзләре дә бик яхшы белә. Дару белән генә түгел, күңелле тирәлек, шартлар белән дә дәваларга тырыша. Кыскасы, районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен биредә бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Шулай да, табибларның һәркайсы елмаеп: «Ветераннарыбыз авырмасын иде, исән-имин булсыннар!» - дигән теләктә яши. Күрәсең, сүзләре рас килгәндер - килүебезгә әлеге палаталарда дәвалану курсын үтүче бер генә ветеранны да очрата алмадык. Шулай булсын да. Безгә Бөек Җиңү көнен бүләк иткән ветеран әби-бабайларыбыз сау-сәламәт яшәсен.
Нет комментариев