Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукайлылар Президент сайлауларында актив катнашты

Райондашларыбыз ил язмышын, балаларының киләчәген сайлауга битараф булмауларын, әлеге мөһим чараның оешкан төстә үтүенә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын Россия Президентын сайлауларда тагын бер тапкыр раслады. Барлык авыл җирлекләрендә дә сайлау участокларына халык, бәйрәмчә киенеп, күтәренке күңел белән килде.

Кышкы урман итәгенә сыенып утырган Яңа Бүләк авылына килеп җиткәндә сәгать 7 яңа гына тулып киткән иде, ә 2703нче сайлау участогы урнашкан клубтан инде бөтен авылны яңгыратып таныш музыка агыла. Бу күптәнге традиция - бер генә бәйрәм дә авылдашларының горурлыгы - Илһам Шакировның җырларыннан башка узмый.
- Сайлаулар - авыл кешесе, бигрәк тә өлкән апалар-абыйлар өчен иң зур бәйрәмнәрнең, иң мөһим вакыйгаларның берсе. Менә күрерсез, бу юлы да иң беренчеләрдән булып ветераннарыбыз килеп җитә, - диде елмаеп сайлау комиссиясе рәисе Дилбәр Гыймазетдинова.
Чынлап та, Яңа Бүләкнең сөйкемле әбекәйләре озак көттермәделәр, бер-берсе белән чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә килеп тә керделәр. Әнә алар - балачаклары сугыш, аннан соңгы ачлы-туклы елларга туры килгән, 40-45әр ел шушы хуҗалыктагы иң авыр эшләрдә - басуында да, салкын фермаларда да хезмәт куйган, бүген инде 80не ваклап килүче хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераннары Фәния апа Абдуллина, Халисә апа Сибгатуллина, Ләйлә апа Зариповалар иң изге теләкләрен теләп, балалары, оныклары яшәячәк илдә иминлек, тынычлык булсын, еллар бәрәкәтле килсен, табын түрендә һәрчак ипекәй торсын дип тавыш бирәләр. Беренче булып килгән сайлаучылар буларак "бергәләп чәй эчәрсез" дип, бәйрәм күчтәнәче дә тоттыргач, тәмам күңелләре булып кайтып китте әбекәйләр. Авыл халкы иртә таңнан торырга күнеккән, Чаллыга эшкә йөрүче яшьләр дә, килеп, үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр. Сайлау комиссиясе эшли башлаган ярты сәгать эчендә генә сайлау участогына 30лап кеше килде. Соңыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2703нче Яңа Бүләк сайлау участогында теркәлгән 468 сайлаучының барысы да Россия Президентын сайлауларда катнашкан. Сайлауларда беренче тапкыр тавыш биргән Илүзә Газизова апа-абыйларыннан ихлас котлаулар белән бергә бүләк тә кабул итеп алды.
2699 нчы Иске Дөреш сайлау участогында да олысы-кечесе сайлауларда зур активлык күрсәтте. Без барганда иртәнге сәгать 9 тулмаган иде әле, ә халык инде сайлау комиссиясе әгъзалары утырган өстәлләрне сырып алган. Өлкәннәр традиция буенча вакытында килгән, яшьләр эшкә ашыга. Олысының да, кечесенең дә иминлек, тотрыклылык булган бай, көчле илдә яшисе килә. Гомер буе фермада сыер да сауган, сарык та караган тынгысыз хезмәт ветераны Миңнур апа Вәлиуллинаның да иң изге теләге: "Сугышлар, башка хәвеф-хәтәр булмасын, тормышлар шулай көннән-көн ямьләнсен, иртәгәге көн өчен борчылып-куркып яшәргә язмасын. Без күргән михнәтләрне балаларыбыз күрмәсен." Материал әзерләнгәндә, әлеге сайлау участогында теркәлгән 425 кешенең 100 проценты да сайлауларда катнашты, дип хәбәр иттеләр.
2690нчы Новотроицкое һәм 2691нче Күперле сайлау участоклары урнашкан мәдәният йорты бинасы дәртле татар җырлары һәм бина янында туктаган дистәләгән машиналардан чыгып, гаиләләре, балалары белән шау-гөр килеп сайлауларга ашыккан халыкның күплеге белән шаккаттырды. Комиссия әгъзалары утырган өстәлләр янында хәтта бераз чират та булып алды. Ә мин репортажымның чираттагы героен сайлыйм. Әнә ишектән кергәндә үк бөтен кеше белән елмаеп исәнләшеп кергән чибәр егетнең карашыннан ук ирләрчә тәвәккәллек, ышанычлы гаярьлек бөркелеп тора. Шушы Новотроицкое авылы егете, Камгэсэнергострой предприятиесендә шофер булып эшләүче Рамил Гулиев икән. Егетнең сайлау тартмасына бюллетень салган мизгелен фотога төшергәннән соң аның белән якыннанрак танышам, сайлауларга мөнәсәбәте белән кызыксынам.
- Сайлаулар минем өчен бик зур вакыйга, дөресрәге, җаваплы имтихан кебек. Ниндидер сәбәп белән бармый калуны күз алдыма да китермим, үз тавышымны үзем ишеттерәсем килә. Миңа әле 21 генә яшь, ләкин инде бүгеннән мин иртәгәге көнем турында борчылам: алдагы көндә матур гаилә корып, балалар үстереп, аларның лаеклы киләчәген тәэмин итәрдәй шартлар тудырылган илдә эшлисем, яшисем килә. Шуның өчен килдем сайлауга, - диде Рамил бик җитди итеп.
- Афәрин, менә шундый тормышка, сайлауларга карата үз таләбе булган, кыю фикерле яшьләр үсеп килә районда. Сайлауларда аларның тавышы елдан-ел көчлерәк, ышанычлырак ишетелә. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, әлеге сайлау участокларыннан алынган мәгълүмат буенча, бу җирлектәге 1241 кешенең 99 проценты Россия Президентын сайлауларда катнашкан. Авыл, район бу юлы да сынатмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар