Иске Җирекле авылындагы төзелеп бетү стадиясендәге «Заһид мәчете»ндә район башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, авыллардагы имам-хатыйблар, авыл җирлеге башлыклары һәм килгән кунаклар катнашында җыелыш булды.
Районга яңа имам-мөхтәсиб – Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов сайланды. Югары дини-шәргый белеме булган, мөселманнар арасында абруй казанган Инсаф хәзрәт Сәүбәнов үзенә карата булган зур ышаныч өчен мөфтигә, район башлыгына рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев