Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Тополек» балалар бакчасында яңа төркем эшли башлады

Узган атнада Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында өстәмә төркем ачылды. Яңа төркемгә коллектив һәм балалар «Кояшкай» дип исем бирделәр, бүлмәләр дә кояш кебек көлеп торсын, балаларның да йөзендә һәрвакыт якты елмаю чагылсын, бу төркемдә һәм, гомумән, балалар бакчасында һәрвакыт яхшы кәеф булсын дип теләделәр бәйрәм тантанасында катнашучылар.

Шилнәбашта балалар бакчасы бинасының төзелгәненә 22 ел инде. Райондагы башка бакчалар белән чагыштырганда бераз «яшьрәк», әлбәттә. Ләкин шул вакыттан бирле мондый зур үзгәрешләр күрелмәгән биредә. Ачылганда дүрт төркем эшләгән, аннары өчкә калган. Балалар саны арта башлагач, төркемнәрне дә күбәйтү ихтыяҗы туган. Бу сорауны бакча җитәкчелеге һәм әти-әниләр беренче мәртәбә ике ел элек күтәргән. Һәм, шулай итеп, «Киләчәк» программасына эләгеп, республика бюджетыннан финанслау мөмкинлеге туган. Бинаның икенче катындагы яңа ачылган төркем урынында спортзал һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кабинеты эшләгән. Хәзер аларны башка урынга күчергәннәр.

Төркем ачылу тантанасына килгән кунаклар башта музыка залында бакчаның өлкәнрәк төркем балалары әзерләгән концерт программасын карадылар. Балаларны район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Эльвира Шәйдуллина котлады, авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова һәм мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина нәниләргә истәлек бүләкләре дә бирделәр, балаларга да, тәрбиячеләргә дә сәламәтлек, уңышлы көннәр теләделәр. Финсилә Хантимеровна бакчадан мәктәпкә талантлы, белемле, тәрбияле балалар килүен билгеләп үтте. Бакча мөдире Наталья Заикина төркемне эшләгән «Диалог» подрядчы оешмасы директоры Урал Ильясовка Рәхмәт хаты тапшырды. Әти-әниләр дә, үз чиратларында, шигырь юллары белән дә, матур җырлары белән дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Аннары барлык кунаклар яңа төркемгә юнәлделәр. Биредә бар нәрсә яңа, заманча, бүлмәләрдә кул тимәгән бер генә урын да калмаган: идән-түшәмнәр, стеналар яңартылган, җылыту, яктырту системалары, санузел яңадан эшләнгән, юыну, йокы, аш бүлмәләрендә, гомумән, бар төркемдә яңа җиһазлар куелган. Чыннан да, көнләшерлек шартлар тудырылган. Барлык эшләр 1,5 млн сумга төшкән.

Бакча мөдиренең әйтүенчә, моңа кадәр алар өч төркемгә 80 баланы сыйдырганнар. Хәзер мәктәпкәчә учреждениегә барлыгы 91 бала йөриячәк. Шуларның 20се яңа төркемдә булачак. Наталья Заикина авылда туганнан алып яшь ярымга кадәр 16 сабыйның юлламага чират торуын, ә яшь ярымнан өлкәнрәкләрнең барысының да бакчада урын белән тәэмин ителүен әйтеп үтте.

Шәһәр яны авылларының һәркайсындагы кебек үк Шилнәбашта да соңгы елларда балалар санының артуга баруы билгеләп үтелде. Һәм бакчада мондый өстәмә төркем барлыкка килү бик тә кирәкле һәм вакытлы гамәл, диелде бәйрәм тантанасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев