Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тизрәк, җитезрәк, кызурак. Яңа поселогында «Милләтләр кроссы – 2013» узды

Узган шимбәдә район халкы Бөтенроссия «Милләтләр кроссы - 2013» кысаларында йөгерешкә чыкты. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлык авыл җирлекләрендә ярышларда катнашкан йөгерешчеләрнең гомуми саны 3413кә җитә. Былтыр исә «Милләтләр кроссы»нда үз көчен сынап карарга 1560 кеше килгән иде.

Йөгерештә иң күп катшашучылар арасында Круглое Поле поселогы (529 кеше), Бәтке (358 кеше), Кнәз (355 кеше) авыллары.

Яңа поселогында үткән спорт бәйрәмен район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев ачып җибәрде. Ул, катнашучыларны котлап, барысына да уңышлы старт һәм җиңүле финиш теләде. Соңыннан сүзне район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев алды. Ул шулай ук йөгерешкә килгәннәргә яхшы кәеф һәм җиңү теләде.

Ярышларда район җитәкчелеге, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмасы, пенсия фонды белгечләре, мәгариф бүлеге, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук Яңа поселогы мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ФАП, клуб хезмәткәрләре һ.б. катнашты. Йөгерешчеләр төрле озынлыктагы дистанция үттеләр. Кечерәкләр кыска арага йөгерсә, зурраклар ераграк арага чапты. Әлеге спорт ярышларында иң активларның берсе булган район хакимияте җитәкчелеге 2014 метрлы иң озын дистанцияне үтте.

Көн салкын булуга карамастан, Яңа поселогында барлыгы 173 кеше йөгерешкә чыкты. Алар арасында «кросста мин дә катнашам» дип торган иң кечкенә катнашучылар да бар иде. Әле яңа гына 4 яшен тутырган Тимур Әхмәтсафин да шундыйлардан. Йөгерешкә ул әнисе - Яңа поселогы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Наталья Әхмәтсафина белән килгән иде.

- Ярышларда катнашырга улым үзе теләк белдерде. Шуңа да йөгерешкә икәүләп килдек, - диде миңа кечкенә Тимурның әнисе.

«Милләтләр кроссы - 2013» кысаларында узган йөгереш тәмамлану белән, бүләкләү тантанасы булды. Һәрбер дистанция буенча җиңүчеләрне атап киткәннән соң, «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең җирле бүлекчәсе исеменнән йөгерештә катнашкан иң кечкенә һәм иң олы йөгерешчеләрне аерым бүләкләделәр. 59 яшен тутырган Мансур Гайнетдинов һәм Яңа поселогында ФАП хезмәткәре булып эшләүче әнисе Гөлгенә Садретдинова белән бергә килгән 3 яшь 10 айлык Азалия «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең махсус бүләгенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт