Тернәкләндерү мәктәбендә эшләү бар кешенең дә кулыннан килми
Укытучылар көне алдыннан без Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә булып, коллектив белән бераз аралашып кайттык. Узган уку елы биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен күңелле мәшәкатьләре белән истә калды. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында интернатның төп ике корпусы тулысынча яңартылды. Балаларга белем һәм тәрбия бирү өстенә, педагоглар эш сәгате чыкты дип...
Тернәкләндерү мәктәбе, чыннан да, гадәти мәктәп кенә түгел. Әйтергә кирәк, мондый тәрбия һәм белем йорты якын-тирәдә бөтенләй юк. Шуңа күрә күрше районнарның, Яр Чаллының физик һәм психик яктан иң авыр балаларын Теләнче Тамак интернат-мәктәбе үзенә сыйдыра. Бүгенге көндә биредә, тукайлылардан тыш, Чаллыдан һәм Сарманнан - унар, Алабуга, Минзәлә, Зәй районнарыннан берешәр бала тәрбияләнә. Быел 1 сентябрьгә барысы 73 бала килгән. Бу 73 бала өчен әлеге бина мәктәп кенә түгел, аларның яши торган йорты да. Укытучылары һәм тәрбиячеләре - аларның икенче әти-әниләре. Балаларның күбесе авыр гаиләләрдән. Йөрәк җылысын, ата-ана мәхәббәтен тоеп карамаганнар да шактый монда. Язмыш сукмагы бирегә китергән һәр бала укытучысының һәм тәрбиячесенең күзенә олы ышаныч белән карый, аны үз гаилә әгъзасы итеп кабул итә. Шуңадыр, мондый учреждениедә бар укытучы да эшли алмый. Педагог, психолог булу өстенә, чыннан да, һәр сабый өчен әни яки әти дә була белергә кирәк биредә. "Укытучы һәм тәрбиячеләребез барысы да үз эш юнәлешебез буенча оста белгечләр. Курсларда укып, үзләрен профессиональ яктан һәрвакыт үстереп тә торырга да вакыт табалар. Педагогик хезмәткәрләр барысы да диярлек югары белемле", - ди мәктәпнең директоры Наил Вәлиев.
Бүген коллективта 16 укытучы, 11 тәрбияче, 7 кече тәрбияче, 2 шәфкать туташы, поварлар һәм башка техник хезмәткәрләр - барысы 56 кеше эшли.
Коллективның озак еллар эшләүче, кирәк чакта яшь белгечләргә төпле киңәшләрен бирүче олы хөрмәткә лаек мөгаллимнәре бар. 35 ел татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытучы Гөлсинә Әхмәтшина, 27 ел башлангычлар белән эшләүче Энҗе Фәхриева, 26 ел рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче Илиза Гыйльмиярова, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәптә 25 ел эшләүче Раушания Насыйбуллина, тәрбия эшләре буенча урынбасар, 23 ел стажлы Рәмзия Фәхртдинова әнә шундыйлардан. Аларны балаларның гына түгел, коллективтагы яшьләрнең дә әниләре дисәң бер дә ялгыш булмастыр.
Интернат-мәктәптә эш буенча еш булырга туры килә. Чыннан да, капкасыннан ишегалдына аяк атлауга ук ниндидер җылылык сизәсең монда. Үзеңне күп балалы гаилә яши торган зур йортка килеп кергәндәй тоясың. "Безнең төп максатыбыз - баланы олы тормышта югалып калмаслык, үзенә хезмәт күрсәтә алырлык итеп тәрбияләү", - ди мәктәпнең директоры Наил Вәлиев. Шуңа күрә һәр дәрес, һәр тәрбия чарасы менә шушы максатны күздә тотып оештырыла да. Гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, биредә "Авыл хуҗалыгы хезмәте" дигән дәрес үткәрелә. Анда, теориядән бигрәк, гамәли өлешкә аеруча зур игътибар бирелә. Интернат-мәктәпнең бер гектарга якын бакчасы бар. Иртә яздан башлап, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җыеп алганчыга кадәр балалар шунда әвәрә киләләр. Шулай ук йорт куяннары тота торган кечкенә фермалары да бар. "Ләкин шунысы аянычлы: елдан-ел физик яктан көчсезрәк балалар килә, шуңа күрә аларны мондый эшләргә тарту да елдан-ел кыенлаша бара. Бүген сәламәтлекләре бик авыр булган, сөйләшә алмый, үз-үзләрен карый алмый торган балалар да байтак", - дип, бу җәһәттән үз фикерен белдерә директор.
Мәктәптәге дәрестән тыш чаралар да, нигездә, баланы тормыш итәргә өйрәтүгә көйләнгән. Кызларны кул эшләренә, малайларны агач эшләренә өйрәтүче түгәрәкләр эшләп килә. Мондый эшләрне тагын да активрак итеп оештыру өчен коллектив өченче корпуста да ремонт көтә. Дөрес, директорның әйтүенчә, бу корпус авария хәлендәге биналарны ремонтлау буенча федераль программага кергән инде. Эшнең бераз өлеше башкарылган да. Тегү, агач эшкәртү остаханәләре, план буенча, шушы корпуста урнашырга тиеш. Министрлык бу кабинетларга җиһазлар да вәгъдә итә икән.
Интернат-мәктәпне тәмамлаганнан соң бала үз урынын тапса, уңышлы гына эшләп, яшәп китсә, укытучылары һәм тәрбиячеләре алар өчен чын күңелләреннән сөенә. Мәсәлән, соңгы еллардагы чыгарылышлардан бертуган Колупаевларны атый директор. Егетләр үзләре пластик тәрәзәләр җитештерүче фирма ачканнар, эшләре яхшы гына бара. Сарман районының Петровка авылыннан шулай ук өч бертуган егет төзелеш предприятиесендә эшләп, үзләрен уңай яктан гына күрсәтәләр. Күпләр укуларын дәвам итеп һөнәрле булалар, гаилә корып балалар үстерәләр. Ун ел буе синең янда булган бала турында интернат-мәктәптән киткәч тә яхшы сүзләр генә килә икән, бу, әлбәттә, хезмәтнең нәтиҗәсе булган дигән сүз. Ә укытучыга һәм тәрбиячегә андый сүзләрне ишетү бик тә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев