Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Терекөмешле лампалар чүплектә ята, бакча йортларына электр энергиясе ялангач чыбыклар аша бара

Рөхсәт ителмәгән урында чүп түгү проблемасы бүген авылларда гына түгел, бакчачылык ширкәтләрендә дә колач җәя. Ширкәтләрнең вакытында төзелеш, көнкүреш калдыкларыннан, кипкән үләннәрдән арындырылуын, төзекләндерелүен, экологик, санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан район хакимияте, экология, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре күптән түгел ширкәтләр буйлап йөрделәр.

«Ширкәтләр никадәр байрак, чүп тә шулкадәр күбрәк»

Комиссия алты көн эшләде. Шул вакыт эчендә ул 16 авыл җирлегендә урнашкан 73 бакчачылык ширкәтендә булырга өлгерде. Экологик торышны һәм янгын куркынычсызлыгын тикшерүдән тыш, комиссия бакча территорияләрендә һәм алар янында урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукция сатуны да күз уңыннан үткәрде. Закон стационар булмаган сәүдә урыннарында мондый эчемлекләр, шул исәптән сыра сатуны да тыя. Шуңа күрә бу төр хокук бозуларга юлыккан очракларда да комиссия эшмәкәрләргә карата административ беркетмәләр төзеде.

Кече Шилнә авыл җирлеге территориясенә кергән берничә бакчачылык ширкәтен тикшерү вакытында безнең редакция хәбәрчесе дә катнашты. Бу җирлектә ширкәтләрнең иң күбе урнашкан. Алар анда барысы 17. Беренче булып тикшерүчеләр «Весна-2»гә таба юл алды. Бару юлында ук шактый гына җыелып торган чүп өемнәрен фотога төшереп алдылар. Ә ширкәтнең администрация бинасы янында андый өемнең тагы да хәтәррәге көтә иде. «Ширкәт никадәр байрак, чүп тә шулкадәр күбрәк», - дип әйтеп куйдылар комиссия әгъзалары. Өемдә нәрсә генә юк: төзелештән калган материаллар да, кипкән үләне дә, иске мебель дә. Шунда ук терекөмешле лампа да ята. Администрация бинасының түшәмендә яңа гына салдырылган шундый лампочка урынын күргәч, комиссиянең яктырткычларның чүплектә каян барлыкка килгәненә бер шиге дә калмады.

Администрация бинасында рәиснең кайда икәнлеген әйтүче, телефон номерын бирүче дә булмады. Монда да хуҗасызлыкның ярылып ятканы күренде. Шулай икәнлеген үзен ширкәтнең идарә әгъзасы дип таныштырган ир-ат та раслады. «Ике хакимият монда. Элеккеге рәиснең документлары прокуратурада, яңасы эшләп китә алмый. Ләкин, бераз вакыт бирегез, без монда тәртип кертәчәкбез», - дип ышандырды ул.

Киләсе тукталыш - «Боровинка» бакчачылык ширкәте. Чүп өемнәре биредә дә шактый урында. Аннары тикшерүчеләр «Шилнә» территориясенә юнәлделәр. Бу - 30 гектарлы ширкәт, 550 участок исәпләнә. Рәис бүлмәсендәге стенада һәр төр түләүнең суммасы аермачык язып куелган. Чүп чыгарган өчен участок хуҗалары бер сутыйдан елына 105 сум 77 тиен акча түлиләр икән. «Яр Чаллы коммуналь хуҗалыгы» белән килешү төзелгән. Чүпне вакытында алып китеп торалар. Бу ширкәткә карата тикшерүчеләр бернинди дәгъва да белдермәделәр. Чираттагы «Восход» ширкәтен дә экологик торыш һәм янгын куркынычсызлыгы ягыннан начар яктан билгеләмәделәр белгечләр. Бары тик бер ташландык бакчада корыган ботаклар гына күзгә чалынды. Анда да күрше бакча хуҗалары җыештырырга ышандырды.

Быел бакчачылык ширкәтләре рәисләре территорияне чистартуга җаваплырак караганнар

Комиссия рәисе Робис Гатиятуллин, шулай ук экология һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте белгечләре, гомумән алганда, быел бакчачылык ширкәтләре рәисләре территорияне чистартуга җаваплырак караганнар дип белдерәләр. Җитешсезлекләр күп булганнарыннан тагын алар Күзкәй җирлегенә кергән «Ромашка», Кнәздәге «Ягодка», Шилнәбаштагы «Яблочко»ны атыйлар. «Ромашка»да әллә ничә ел дәвамында җыелып килгән чүпне вагоннар артына яшереп куйганнар. «Яблочко» шәһәр белән чүплек арасында урнашкан булуыннан зыян күрә. Чүплек чүпне кабул итмәгәч, шәһәрдәшләр көнкүреш калдыкларын нәкъ менә «Яблочко»да ташлап калдыралар икән. «Ягодка»да берничә айлар чыгарылмаган чүпне багана төпләренә өйгәннәр. Калмия җирлегендә урнашкан «Зеленая горка» һәм «Родник» ширкәтләрендә чүплекне шлагбаум белән аерып куйганнар. Тикшерүчеләр машина белән керә алмаслар дип уйлаганнардыр, күрәсең.

Ширкәтләрнең рәисләре чүп чыгару буенча коммуналь оешмалар белән килешү төзелгән дип белдерәләр, ләкин нигәдер ул килешүләре төгәл эшләми, ди Робис Лотфуллович.

Янгын куркынычсызлыгы ягыннан иң куркыныч хәлгә комиссия Калмаш авыл җирлегендә юлыккан. Биредә ике катлы йортлардан бакча участокларына 220 ваттан да ким булмаган көчәнешле тышсыз электр чыбыклары сузылган. Чыбыклар ташландык сарайлар, җәяүле юллары аша үтә. Алар таяклар белән генә беркетеп куелган.

Ә бернинди кисәтү дә ясалмаган бакчалардан тикшерүчеләр Шилнәбаш җирлегендәге «Ордиушка»( рәисе Валентин Кудрявцев), шушы ук җирлектәге «Лесное» (Сергей Заикин), «Алан» (Николай Рисованный) ширкәтен билгеләп үтәләр.

Хокук бозулар ачыкланган ширкәтләрне комиссия кабат тикшерә

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен әлеге рейд барышында күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан 28 административ беркетмә төзелде һәм җәмәгать судына җибәрелде. Вазифадагы 9 зат, моннан тыш, чүп һәм коры үлән яндырган өчен 16 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Барысы 167 мең сумлык штраф салынды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф күләме гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500мең сумга кадәр тәшкил итә.

ТР Экология һәм табигать ресурсларын саклау министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре исә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган, көнкүреш экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен вазифадагы затларга карата барысы 33 беркетмә төзеделәр. Хокук бозган вазифадагы затларга 30 меңнән башлап 50 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшен туктатып тору яный. Шулай ук сулыкларны саклау зонасында каты көнкүреш калдыкларын өйгән һәм аларны яндырган өчен 1 беркетмә төзелде.

Штраф түләүдән тыш, барлык җитешсезлекләр, кимчелекләр төзәтелергә кушылды. Кайда хокук бозу очраклары теркәлгән, алар кабат авыл җирлекләре һәм комиссия тарафыннан тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев