Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Теләнче Тамак авылының ветеринария табибы Әзһәм Гайсин истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Быел май аенда Теләнче Тамак авылында яңа ветеринария пункты ачылган иде. Аны районнан, Казаннан килгән кунаклар белән зурлап уздырдылар. Бинаны ачу тантанасы вакытында Теләнче Тамак авылында күп еллар халыкка ветеринария хезмәте күрсәткән, кырык бер ел ветеринария табибы булып эшләгән Әзһәм Гайсә улы Гайсинны зур ихтирам белән искә алганнар иде. Үз...

Җомга иртәсендә әлеге чараның олы кунаклары - Әзһәм абыйның хәләл җефете Суфия апа, аның балалары, оныклары булгандыр. Кулларына кызыл канәфер чәчәкләре тоткан районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл ветеринария участоклары хезмәткәрләре, авыл кешеләре бихисап булды - ветеринария пункты алдында алма төшәрлек тә буш урын юк иде.

- Язын, әлеге ветеринария пунктын ачкан мәлдә, Әзһәм абый Гайсин истәлегенә, әлеге бинага мемориаль такта урнаштырырга дип сүз биргән идек. Шөкер, вәгъдәбезгә тугры калып, бүген шушы чарага җыелдык, - дип сүз башлады район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделманов. - Шушы яңа бинага килгән һәркем, аның диварына куелган хәтер тактасын күреп, Әзһәм Гайсин турындагы истәлекне хәтерендә мәңге яшәтер, онытмас, - диде ул.

Әнсәр Әбделмановның кереш сүзеннән соң Әзһәм абыйның тормыш иптәше Суфия апа да тантанага килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде, йөрәк түреннән чыккан һәр сүзен кайнар яшь тамчылары белән дә чылатты.

- Әзһәм турында онытмавыгыз минем өчен, балалар, оныклар өчен дә бик кадерле. Тормыш иптәшемнең хезмәттәшләре, район ветеринария берләшмәсендә эшләүчеләр дә безне бервакытта да онытмыйлар, ихтирамнарын, игътибарларын күрсәтеп ярдәм итәргә тырышалар. Шушы тантанага барчагызның җыелып килүе дә безнең өчен зур мәгънәгә ия. Барчагызга да зур рәхмәт, - диде ул.

Аннары Әзһәм Гайсинның хезмәттәшләре, аны якыннан белгән кешеләр, Теләнче Тамак җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов та үзеннән Әзһәм Гайсә улы турында матур истәлекләре белән уртаклашып, чыгыш ясадылар.

Әзһәм Гайсин турында күпне сөйләп булыр иде. Сарман районының Зур Нөркәй авылында сигез балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган ул. Сабый чагынннан ук ягымлы, йомшак күңелле малайга урамдагы бар җан иясе елышкан. Эте дә, мәчесе дә гел янында булган. Хайваннарга шундый җылы мөнәсәбәте аны ахыр чиктә ветеринария һөнәрен сайлауга китергән. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга ук, егет һич икеләнми Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының зооветеринария технигы белгечлегенә укырга керә. Уку тәмамлангач ике ел армия сафларында була, аннары хәрби хезмәттән соң белемен Казан ветеринария институтында дәвам итә. Шул чакта хәләл җефете Суфия белән танышып кавыша. Өченче курста укыганда аны Теләнче Тамак авылына ветеринария участогы мөдире итеп билгелиләр. Әзһәм Гайсин, озак уйлап тормый, гаиләсе белән авылга күченеп килә, калган өч елллык укуын читтән торып дәвам итә. Шуннан бирле дүрт дистә ел дәвамында ул үзен эшенең чын остасы, киң күңелле кеше итеп таныта. Аннары хатыны Суфиягә ныклы терәк, өч кызына үрнәк әти дә була ул. Менә шуның һәммәсен бу көнне кабат-кабат искә алдылар, хатирәләрне яңарттылар.

Ниһаять, көтелгән мизгелләр дә җитте. Әнсәр Әбделманов Суфия ханым белән мемориаль тактаны ябып торган ак җәймәне төшерделәр. Алтынга кара хәрефләр белән Әзһәм Гайсә улы Гайсинның уелып язылган әлеге хәтер тактасын халык дәррәү алкышлады. Мемориаль такта ачу тантанасы чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев