«Татавтодор» эшчеләре район юлларындагы чокырларны ямыйлар
«Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалы бүген район территориясендәге юлларда чокырларны ямау белән шөгыльләнә. Ә быелгы җылы кыш юл өслегенең аерата нык җимерелүенә китерде. «Дөрес, чокырларга асфальт салуның салкын ысулы кыш дәвамында тукталып тормады. Ә кайнар асфальт белән чокырларны ямау мартның 10ысыннан соң башланды», - ди филиал директорының автоюлларның торышы буенча...
Бүген филиал эшчеләре М-7 трассасыннан Татарстан поселогына керү юлында чокырларны ямыйлар. Аңа кадәр алар Сарман трассасыннан Новотроицкоега, Теләнче Тамакка керү юлларында эшләгәннәр. Татарстан поселогына керү юлында чокыр ремонты бу атнада башланган. Без барганда, чәршәмбедә, алар бу участокта икенче көннәрен эшлиләр иде. «Көненә 25әр тонна кайнар асфальт салабыз. Поселок эченә дә керәчәкбез, аннан чыгу юлында да чокырларны ямаячакбыз», - ди Фидәес Мирхазиянович.
Поселок юлы чыннан да шактый нык җимерелгән. Участоктан бертуктамый авыр йөк машиналары да узып тора, бу да юл торышына нык тәэсир итә. Технологиягә килгәндә, гадәттәгечә чокыр урынын тигезләп кисеп, өрдереп әзерлиләр, аннары аңа кайнар асфальт салып тигезлиләр, катоклыйлар. Без барганда биредә 13 кешедән торган бер бригада эшләсә, иртәгәсе көннән ремонтны ике сменада алып бару планлаштырыла, дип белдерде директор урынбасары. Ягъни эш көн яктыргач, иртәнге 5тән үк башланып, караңгы төшкәнче дәвам итәчәк.
Алдагы көннәрдә юл ремонтлаучылар бригадасы Сарман, Зәй трассаларына, Калмаш, Күзкәй юлларына чыгарга ниятли. Гомумән, район юлларындагы чокырлы урыннарның барысына да керергә планлаштыра. «Әлбәттә, беренче чиратта нык җимерелгән участокларны, транспорт хәрәкәте интенсив булган территорияләрне ремонтлаячакбыз. Һава торышы белән бәйле рәвештә, эш күләме дә быел башка еллардан шактый күбрәк булачак. Төп эшләрне май урталарына тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Машина йөртүчеләрдән бу чорда юлчыларның эшен аңлауларын, сабыр булуларын сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итә Фидәес Мирхазиянович.
Чокырларны ямау төгәлләнгәннән соң «Татавтодор» эшчеләре юлларны төзекләндерү эшләренә керешәчәк. Бу эш тотрыклы җылы температура урнашкач башланачак. Беренче чиратта төзүчеләр узган ел Сарман трассасының киңәйтелгән участогында тагын бер кат асфальт салачаклар, юл кырыйларын, тукталыш павильоннарын тулысынча тәртипкә китерәчәкләр. Биредә эш бер айлап дәвам итәр дип ниятләнә. Шушы ук трассаның Күперле борылышы участогы бик нык җимерелгән, аны чокырларны ямап кына рәткә китереп булмый. Биредә дә яңа асфальт җәю планлаштырыла. Шулай ук Бакчасарай юлына борылгач ике километрлы участок, аэропорт борылышыннан соң Зәй трассасының бер өлеше ремонт планына кертелгән. Асфальт-бетон өслекле урам юлларын торгызу программасы буенча Комсомолец, Шилнәбаш, Олы Шилнә, Бәтке, Калмаш, Күзкәй авыллары эчендә юлларның бер өлешен яңарту күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев