Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сосновый Бор поселогында хоккей корты төзелешендә тулы куәтенә эш бара

Авылларда хоккей кортлары төзү, искеләрен яңарту дәвам итә. Узган атнада Сосновый Бор поселогында да яңа шугалак төзү буенча эш башланды.

Җирлектә моңа кадәр эшләп килгән корт бик иске, шактый ремонт таләп итә иде. Яңа корт өчен урынны күптән түгел ачылган балалар бакчасы белән «Яшьлек» спорт комплексы арасындагы мәйданчыктан сайлаганнар. Төзелеш эшенә «Феникс» ит комбинаты директоры, Кнәз авыл җирлеге депутаты Азат Авзалов алынган.

Корт 800 квадрат метр мәйданны билиячәк, ягъни 20гә 40 метр булачак. Азат Рәвхәтовичның әйтүенчә, бүген биредә барлык эшләрнең якынча 80 проценты башкарылган: җир тигезләнгән, ком, вак таш, асфальт валчыгы кертелгән, хоккей тартмасы өчен фанерага, баганаларга заказ бирелгән. Яктыртуны көйләү өчен алты урынга баганалар утыртылачак, хоккейчыларга чишенү-киенү урыны өчен вагон кайтартылачак.

Барлык эшләрне «Феникс» предприятиесе үз исәбеннән башкара, ул якынча 600 мең сумга төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү