Көн үзәгендә

Әсма әби бар кешегә дә бәхетле картлык тели

Куады авылында яшәүче Әсма әби Гыйрфанетдинова узган атнада 100 яшен тутырды. Әлеге олы юбилее уңаеннан ул Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын кабул итте. Мәртәбәле бүләкләрне Әсма әбигә район башлыгы Васил Хаҗиев тапшырды.

Аягында йөри алмаса да, күзләре күреп бетермәсә дә, йөзьяшәр әби әле үз аңында. Ил һәм республика башлыкларының үзенә бүләкләр юллаганын да аңлап, олы рәхмәтен белдерде.

«Йөз яшен тутырасы көнен дә санап, көтеп алды. Бу көнгә җитә алганына куануын яшерми, әле һаман да тормышның тәмен белә, яшисе килә дип тора», - диләр бүген Әсма әби янында яшәүче кече улы Гали әфәнде һәм килене Гөлзада ханым.

Шулай булмый ни, якты, җылы өендә гомер кичерә, өсте-башы каралган, җылы ризыктан өзелми, атна саен күтәреп мунчага алып баралар. Бәхетле картлык дими, ни дисең? Сабый баладай тәрбияләгәннәре өчен Әсма әби балаларына үзе дә бик рәхмәтле. «Миңа эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә дә изгелек булып кайтыр», - дип гел юрап тора.

«Усал Әсма» дип йөрткәннәр аны авылда. Гомергә күп сөйләшмәгән, әйтәсен әйткән, эшлисен эшләгән. «Хәзер дә артык сүз әйтми, ләкин күңелендәгесен әнә шулай матур итеп белдерә», - ди Гөлзада ханым.

Әсма апа шушы Куады авылында туган. Ундүрт яшеннән колхоз эшенә чыккан, ачы сугыш елларын үткән. 1945 елда күршедә яшәүче Гыйльметдин белән кавышып, 36 ел бергә гомер иткәннәр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, анага бала хәсрәте белән дә очрашырга туры килгән - 1978 елда әле яңа гына тормыш корган 27 яшьлек улы юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә үлгән. Вәсименең ул вакытта өч айлык улы калган. Килене дә, ул вакыттагы өч айлык онык та, аның балалары да, еллар үтүгә карамастан, әби-бабай белән араны өзмәгәннәр.

Кызлары Шәмсегаләм һәм Вәсилә бүген гаиләләре белән Ташкичү авылында яшиләр. Икесе дә лаеклы тормыш юлы узганнар, балалар үстергәннәр.

«Әтиебез Гыйльметдин 1988 елда якты дөньядан китте. Әниебез шул вакыттан бирле, 20 елга якын, ялгызы яшәде. Сәламәтлеге какшый башлагач, Чаллыга да, Ташкичүгә дә чакырып карадык. Ләкин гомер иткән нигеземнән беркая да китмим дип кырт кисте ул. Шулай итеп, пенсиягә чыккач, гел уйламаган җирдән, Куадыга әни янына күченеп кайтырга туры килде. Иске йортны әкренләп яңарттык. Менә бүген өчәүләп гомер итәбез», - дип сөйлиләр Гали әфәнде һәм Гөлзада ханым.

Пенсиягә чыкканчы Гали электрик булып хезмәт куйган, Гөлзада исә гомер буе кранда эшләгән. Атаклы төзүче Марат Бибишев җитәкчелегендә эшләгәндә «Тәүбә» мәчете манарасының аен куюда да катнаштым, дип сөйли ул горурланып.

Кызганычка, бу гаиләне дә бала хәсрәте урап узмаган, җиләк кебек кызларының гомере фаҗигале рәвештә өзелгән. Кайгы ялгыз йөрми диләр, Әсма әбинең Ташкичүдә яшәүче көрәшче оныгының да Сабантуй мәйданында йөрәге туктаган. Шулай итеп, Әсма әбигә баласын гына түгел, ике оныгын да җирләргә туры килгән.

Әнә шулай шатлыклары һәм кайгылары белән үрелеп барган озын тормыш юлы үткән Әсма апа балаларына, оныкларына бары имин көннәр, сөенеп яшәүләрен, үзе кебек озак гомер итүләрен, картлыкларында игътибар һәм хөрмәттә яшәүләрен тели. Президент котлауларын алганнан соң икенче көнне Әсма әбине тәбрикләргә барлык балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелып килгән - аның хөрмәтенә Коръән ашы үткәргәннәр. Чыннан да, бәхет түгелмени: йөз яшькә җитү, шуның өстенә кадерле булып кала алу бик сирәкләргә генә эләгә торган изге бүләктер, мөгаен.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев