Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сагыну-сагыш булып яши күңелләрдә

Узган гасырда төбәгебездә гидроэлектростанция төзелеп, күп кенә авыллар су басу зонасына эләкте һәм аларга урыннарыннан кубарылып, төрле җирләргә күчәргә туры килде. Районыбыздагы Чебенле - шундый авылларның берсе. Биредә гомер иткән кешеләр нигез йортларын ташлап, кайсы кайда таралышты, күпчелеге күршедәге Боерган авылына килеп урнашты. Әмма күңелләрдә туган йорт, газиз җирне югалтудан...

Боерган авылында узган китапны тәкъдим итү мәҗлесе дә бик үзенчәлекле башланып китте. Башта авыл халкын сыйларга «карга боткасы», елга балыгы пешерделәр, ул арада авылдашлар, ерак аралардан кайткан элеккеге чебенлеләр рәхәтләнеп аралаштылар.
Кичәнең сценариен китапханә мөдире Флүзә Сәлимова язган, кичәне дә бик матур итеп алып барды. Шагыйрә Зөләйха Закированың «Чаң!» шигырен ничек тыныч күңел белән тыңлыйсың?! Кешеләр, хаталар кабатланмасын дип чаң суга ул. Сискәндерә, уйландыра. Чебенле кызы, журналист Рәзинә Насыйбуллинаның «Сулар басты, саклап булмады» шигырендә дә сагыну-сагыш, үкенүләр. Күченеш-гарасатны кичергән кешеләр генә яза ала мондый юлларны: «Ата-баба җире су астында, өй урыннарында чокырлар... Каберләр дә инде күчерелгән, кемнәр кайда дога укырлар?!» Композитор Ринат Гобәйдуллин бу шигырьгә көй язды һәм бу кичәдә аны «Якты юл» газетасы редакторы Инзилә Әхмәтгәрәева тирән кичерешләр белән, күңелләрне тетрәндерерлек итеп башкарды. Кичәдә бер нәрсәгә хәйран калып утырдым: Чебенлегә багышлап шигырь язучылар, җырлаучы моңсарлар күп икән, инде менә хатирәләр белән тулы китап чыккан. Туган туфракны сагыну, җирсү тудырамы соң әллә мондый талантларны, әллә соң авыллары талантлар тудыра торган туфрактан торганмы? Азат Хаҗиев, әнә, «Чебенлемә» дигән җыр да язган. Күпсанлы конкурслар лауреаты, автор-башкаручы Рөстәм Әхмәтханов бу җырны башкарганда зал тынсыз калды. Аның кызы Айзирә башкарган «Чебенле-Боерган» җыры һәм көенең дә авторы Рөстәм Әхмәтханов. Кыскасы, кич буе сәхнәдән сагыну хисе белән тулы җырлар агылды. Кичәнең кунагы - Боерган егете, инде татар эстрадасы сәхнәсендә үз урынын алган җырчы Илдар Әхмәтов «Ык буйлары» җыры белән колачлап йөзеп, су коенып үскән чебенлеләрнең күңелләрен кабат кузгатты.
Азат Хаҗиев китабында сугыш чорына кагылган мәгълүматлар бик күп. Боерганның «Ярангөл» фольклор ансамбле башкаруындагы «Урман кисә кызлар» сюжеты бәгырьләрне телгәләрлек итеп куелган. Ул ТРның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре Гөлсәрия Сәхабиеваның үзәкләрне өзәрлек, тетрәндерерлек итеп шигырь укуы белән үрелеп барды. Айзирә Габдуллинаның «Сагыну» җыры кичә темасына бик тәңгәл иде, Заһирә Әхкыяметдинова башкаруында «Авылым хатирәләре» җыры бүген аеруча бер мәкам белән яңгырады. Кичә барышында без, «Якты юл»ның иҗат төркеме, авыл үзешчәннәренең бердәмлегенә, иҗади ашкынуларына, дустанә мөнәсәбәтләренә, талантларына, сәхнәдә ихлас булуларына сокландык.
Кичәнең тагын бер көтелмәгән, кызыклы өлеше - стенаның төрле урыннарына язып эленгән урам исемнәре: Кәнсә урамы, Бәрәңге атавы, Зур урам, Кәҗә тыкрыгы һ.б.
- Кайсыгыз кайсы урамда яшәде, урамыгыз исеме язылган турга җыелыгыз, - дип «задание» бирде алып баручы Флүзә Сәлимова.
- Яшьлек таңыгызда нинди җырларны яратып җырлый идегез, шуларны бергәләп җырларсыз...
Күр инде, күпме еллар үткән, ә күңелләрдә яраткан җырлар яши. Көтмәгәндә җыр мәйданы барлыкка килде. Аннары авылда йөргән кушаматларны барлауга күчтеләр. Хикмәт шунда, элек авылда бертөрле исемнәр еш очраган, шуларны аерыр өчен халык яратып, үз итеп кушамат кушкан. Әнә, Фаил абый Шамилов егермедән артык кушамат санап, әлеге бәйгенең җиңүчесе булды.
Китап тәкъдим итү кичәсенә Азат Котдүсовичның хатыны, улы, туганнары килгән иде. Һәркайсы авторга ихлас рәхмәтен әйтү өчен җылы сүзен тапты.
- Авылны җимерү, сүтеп ату бик кыен эш түгелдер. Ә менә хәтерне, буыннан-буынга күчеп килгән, шул авыл өчен генә хас йолаларны, күршелек хисләрен, кендек каны тамган, чирәменә басып тәпи киткән газиз җиреңне сагыну-җирсү хисен ничек басарга, ничекләр итеп югалту ачысын басарга? - диде автор. - Уйланып, сагышланып йөри торгач, авылның тарихын язарга ниятләдем. Архивларда эзләндем, өлкән яшьтәге авылдашлар белән очраштым, тарихи чыганакларны өйрәндем. Кыскасы, тарих белән чирләдем мин. Һәм менә, газиз авылдашларым, сезгә узганнарыбыз булып истәлеккә китабым туды.
Кичәдә авыл тарихын мәңгеләштергәне өчен аңа карата бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Рәзинә Насыйбуллина, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов, район ветераннар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, кайткан кунаклар авторга ихлас рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев