Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда мал базары эшли башлады

Мәләкәс, Калмаш җирлекләрендәге җыеннарда халык симертеп суяр өчен мал, кош-корт сатып алу мөмкинлеген үзебезнең район җирлегендә оештырып булмасмы дигән сорауны күтәргән иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев әлеге мәсьәләнең әһәмиятен ассызыклап, районда, әлбәттә, мондый базар булачак дип ышандырды һәм вәгъдәсендә торды. Шушы көннәрдә Мусабай Завод авылында яшәүче Гөлнара һәм Шәриф Сәлимовларның...

Шундый зур статусның әлеге хуҗалыкка бирелүе очраклы гына түгел. Беренчедән, гомер буе мал асрап, үз көчләре белән көн күрүче бу тырыш гаилә авылда беренчеләрдән булып үз эшен оештырып җибәргән. Икенчедән, һәм, иң мөһиме, мал сатуда шактый тәҗрибә дә туплап өлгергәннәр. Ә инде үзләренең эшенә район базары статусы биргән, ышаныч белдергән район җитәкчесе Васил Хаҗиевка бик тә рәхмәтле алар. Дөрес, әлегә милекләрен, җирләрен хосусыйлаштырасы бар. "Район базары булгач, аның масштаблары да икенче бит, башка бина, башка шартлар, башка таләпләр. Бөтен документларны тиз арада әзерләп, киләсе елга ничек тә федераль программага керү максатыбыз, -
ди Шәриф Сәлимов.

Бу тәвәккәл гаиләнең башлыгы Әмирҗан абый Заһидуллин 40 елдан артык шушы хуҗалыкта шофер булып эшләгән, хатыны Нәсимә апа - озак еллар Мус. Завод балаларына белем биргән хөрмәтле укытучы. Кызлары Гөлнара белән кияүләре Шәриф крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру ниятенә кергәч тә хәер-фатыйхасын биргәннәр, бүген дә ярдәмнәреннән ташламыйлар.

- Әти белән әни гел шушында, маллар янында. Балаларыбыз да алар янында уралып, эшкә өйрәнеп үсә. 14 яшьлек кызыбыз Айгөл җәй буе скутер белән көтү көтте, Алиябез әле кечерәк. Алар акчаның каян, ничек килгәнен белеп, аңлап үсә. Балалар күбрәк әти-әни карамагында. Үзебез атналар буе юлдан кайтып кермибез, заказлар таратабыз. Гомумән, бөтен гаилә белән эштә кайныйбыз, - ди Гөлнара, канәгать елмаеп.

Әмирҗан абый артыннан маллар асрала торган җылы һәм коры абзарга керәбез. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнехуҗин тәкъдиме белән шушы бинаны сатып алудан башлаганнар эшләрен.

- Акрынлап үз көчебез белән төзекләндердек. Җәйдән печәнен, саламын, фуражын запасладык, яз көне Башкортстаннан беренче бозауларны алып кайттык һәм үз авылыбызда, якын-тирә авыллардагы халыкка сата башладык. Әйтергә кирәк, ихтыяҗ зур. Җәйлеккә генә алып, кышка кергәнче симертеп суючылар да шактый. Кемгәдер бүген алып суярлык көр мал, ә кемгәдер асрар өчен яшь бозау кирәк. Һәркемнең ихтыяҗын тәэмин итәргә тырышабыз. Җылырак чакта сөттән аерган бозауларны да алып кайтабыз. Заказларны каян гына бирмиләр: Зәй, Сарман, Минзәлә районнарына да илтәбез малларны. Бүгенге көндә 26 баш танабыз бар, нинди көрлектә телисез, шундыйны тәкъдим итәбез. Ишегалдына кадәр илтеп тә куябыз, - диләр ирле-хатынлы Сәлимовлар.

Реклама

Малларның бәясе белән кызыксынам. Тере авырлыктагы 1 килограммы 120-130 сумнан да артмый икән. Әйтик, 210-220 килограммлы тананың бәясе 26-27 мең сумнан артмый, пенсионерларга 10 процент ташлама да бар. Кызыксынган кешеләр өчен Сәлимовлар түбәндәге телефоннарны тәкъдим итә: 8-960-066-48-90 һәм 8-962-570-60-71.

Башка төр мал асрарга, әйтик, сарык үрчетергә дә ниятләре бар Сәлимовларның. Иң кырый утардагы "меринос" токымлы сарыкларны нәкъ шул максат өчен сатып алганнар. Әлеге тармакның шактый табышлы икәнлегенә Сабан туйлары, Корбан гаете вакытларында инандык, диләр. Бүген 30 башлап сарыклары бар.

- Планнарыбыз зурдан, алга таба яңа бина төзеп җибәрсәк, кош-корт сатуны да, шунда ук бөтен шартлары булган сугым цехын ачып җибәрергә дә уйлыйбыз. Боларын тормышка ашыру өчен район хакимияте ярдәменә зур өметләр баглыйбыз, - диде Шәриф Сәлимов.

Күптән түгел генә мал ташу өчен "Камаз" машинасы, бер "ГАЗель" алып җибәргәннәр. Анысында тәҗрибәле шофер Әмирҗан абый йөри: күрше авылларның заказларын "ә" дигәнче илтеп җиткерә. Димәк, район базары да шулай өзеклекләрсез халык ихтыяҗын тәэмин итәчәк, дип ышанып әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл ќирлеге мал базары

2
X